Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Иҗтимагый совет составына кандидатлар кабул ителә

Сентябрь аенда Россия эчке Эшләр министрлыгының Менделеевск районы бүлеге каршында оешкан Иҗтимагый совет әгъзаларының вәкаләтләре вакыты бетә (чыга). - Бу эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә, дәүләт власте органнары, иҗтимагый, дини, һөнәри берләшмәләр һәм гражданнар мәнфәгатьләрен килешү максатында оешкан киңәш хокукы булган орган, - дип билгеләп үтә...

Сентябрь аенда Россия эчке Эшләр министрлыгының Менделеевск районы бүлеге каршында оешкан Иҗтимагый совет әгъзаларының вәкаләтләре вакыты бетә (чыга).
- Бу эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә, дәүләт власте органнары, иҗтимагый, дини, һөнәри берләшмәләр һәм гражданнар мәнфәгатьләрен килешү максатында оешкан киңәш хокукы булган орган, - дип билгеләп үтә полиция начальнигы Геннадий Сушков.
Совет составы ирекле катнашу нигезендә гражданнар, оешма һәм берләшмәләр тәкъдимнәре нигезендә эчке эшләр бүлеге җитәкчесе тарафыннан формалаша.
РФ гражданины булмаган, 18 яше тулмаган, хөкем ителгәннәр, шулай ук ТР Дәүләт думасы депутатлары, судьялар, дәүләт, муниципаль, сайланган вазифа башкаручылар член була алмый. Иҗтимагый советы кандидат буенча тәкъдимнәрне 30 августка кадәр 2-12-47 телефоны аша полиция начальнигы ярдәмчесе Резедә Шәйхетдиновага хәбәр итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Сентябрь