Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кара хыял тозагында

Суд карарын ишетү аны шок хәленә китерде: "Сигез елга ирегеннән мәхрүм ителә". Г. мондый ук кырыслык көтмәгән иде. "Такси шоферы исән-имин, акчасына, машинасына тимәдем, мин аңа бернинди зыян салмадым", "Мин риза түгел" дип кычкырды. Төрмәдә "дуслашып" киткән К. аңа "Таксичыларны талау җиңел кәсеп, эшне төнлә башкарсаң, полиция эзләп тә карамаячак,...

Суд карарын ишетү аны шок хәленә китерде: "Сигез елга ирегеннән мәхрүм ителә". Г. мондый ук кырыслык көтмәгән иде.
"Такси шоферы исән-имин, акчасына, машинасына тимәдем, мин аңа бернинди зыян салмадым", "Мин риза түгел" дип кычкырды.
Төрмәдә "дуслашып" киткән К. аңа "Таксичыларны талау җиңел кәсеп, эшне төнлә башкарсаң, полиция эзләп тә карамаячак, иректә безгә эш урыны булмаячак" дип өйрәтеп чыгарды. Тик Г. беренче очракта ук полиция кулына капты. Үзенчә һәр нечкәлеген төгәлләп план да төзеде. Ышанычлырак булыр дип, танышын да үзе белән алды. Дөрес, аңа ниятен белдермәде. Ул көнне караңгы төшү белән районнан ерак булмаган авылга баруны сылтау итеп, диспетчерга шалтыратуын сорады. Янәсе, тавышын ачмый. "Батыр", тәвәккәллек өстәлү теләге белән, "җылыткыч" та җибәрде. Бераз гына дигәне хәтсезгә җыелды, теле көрмәкләнеп, хәрәкәтләре сүлпәнләнде. Кырында утырган танышына, дуслар туган көнгә чакырды дип сөйләнде. Ә үзе "озакламый машина йөртүченең көне буена җыелган акчасы минем кесәгә керәчәк, машинасын запас частька җибәрергә була", 100 меңләп кенә җыелыр, дип "матур" планнар белән янды.
Шофер да алай "пәһлеван" күренми, яшь кенә, моңа гына көч җитәчәк, менә "дусты" аңа булышырмы?
Шундый уйлар белән шәһәр урамнарын узып, якындагы авыл ягына борылдылар. Юлда транспорт та күренми, урыны да кулай. Г. бернинди шиксез музыка тыңлап барган таксичының муенын кинәт беләге белән эләктереп буа башлады. Эшнең кая тәгәрәгәнен аңлаган күршесе тизлеген югалткан машинадан төшеп калды. Шофер алай ук җебегән булып чыкмады, эчкән җинаятьченең дә кул көче җитмәде, күрәсең. Артыннан килгән автомобиль килеп туктаганчы, шофер, пассажирдан ычкынып, машинадан чыкты. Җиңел генә "маллы" булырга теләүчене полициягә тапшырдылар. Хәзер аңа сигез ел дәвамында камерадашларының тормыш хикәяләрен тыңларга туры киләчәк.
Г.ның беренче "ауга" чыгуы шулай уңышсыз тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Кара хыял тозагында