Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Караңгыда кыңгыр эшләр...

Ирле-хатынлы Тундиновлар арасында мөнәсәбәт ачыклау вәхшиләрчә үтереш белән төгәлләнде. Ижевкада яшәүче 66 яшьлек ирнең үле гәүдәсе Менделеевскидан берничә километр ераклыкта юл кырында табыла. Экспертлар исәпләвенчә, аның башына тупыйк әйбер белән 17 тапкыр бәрү ачыклана. Әле җаны чыгып җитмәгән кешенең гәүдәсе өстеннән машина белән чыкканнар. Җинаять кылуда шикле хатыны белән әңгәмә...

Ирле-хатынлы Тундиновлар арасында мөнәсәбәт ачыклау вәхшиләрчә үтереш белән төгәлләнде.
Ижевкада яшәүче 66 яшьлек ирнең үле гәүдәсе Менделеевскидан берничә километр ераклыкта юл кырында табыла. Экспертлар исәпләвенчә, аның башына тупыйк әйбер белән 17 тапкыр бәрү ачыклана. Әле җаны чыгып җитмәгән кешенең гәүдәсе өстеннән машина белән чыкканнар. Җинаять кылуда шикле хатыны белән әңгәмә коруның беренче минутларында ук бу кыңгыр эштә ир кеше катнашуы билгеле була. Аның шәхесен ачыклау кыен булмый: ул - 49 яшьлек менделеевлы Т.Конуков, өйләнгән, беркайда да эшләми, элек хөкем ителмәгән.
Җинаять турында шул билгеле була: март аеның бер кичендә Х.Тундинов хатынының үтенече белән үз машинасында универмаг янына килеп туктый, авылларның берсенә баручы юл чатында төшеп калам дип, аңа танышы Т.Конуков утыра. Бернидән шикләнмәгән машина хуҗасы кирәкле борылышта туктый, хатыны машинадан төшә, ә салонда калган юлчы алдан әзерләгән таш кайрак кисәге белән берничә тапкыр аның башына һәм муенына суга. Пенсионерның сулышы туктавын аңлаган Конуков аның гәүдәсен арткы утыргычка күчерә, үзе руль артына утыра. Кыңгыр эшләрен азагына кадәр җиткерү нияте белән пассажирлар, үле гәүдәдән котылырга теләп, каты көнкүреш калдыклары полигонына юл тоталар. Юлда барганда, зыян күрүченең кыймылдавын сизеп, аны машинадан өстерәп чыгаралар. Юлга салып, аңлы рәвештә машина белән өстеннән чыгалар. Зыян күрүченең чынлап та тын алмавына ышангач, мәетне чокырга өстерәп алып төшәләр һәм кар белән күмәләр. Болар барысы да З.Тундинованың дәшми генә ризалашуы ярдәмендә эшләнә, кинәт үлүе сәбәпле, аңа карата җинаять эше туктатыла.
Экспертиза күрсәткәнчә, Х.Тундинов башына һәм муенына күп тапкыр сугулар, артериялары җәрәхәтләнү, баш сөягенең күп урыннан чатнавы, баш миенә кан саву, шулай ук берничә урыннан ике яктагы кабыргалары сыну нәтиҗәсендә үлә. Кулга алынган Т.Конуков үз гаебен танымый, З.Тундинованы жәлләп кенә гаепне үз өстенә алуы турында аңлата. СИЗОда вакытта ул елаган, кайгырган, иргә аның борчылуын күрү кыен булган имеш. Теге хатын сүзләренчә, гаепләнүче иренең аны рәнҗетүен, кыйнавын, мыскыл итүен яхшы белгән. Пенсионер танышларына хатыны белән милек бүлешү турында фикер каршылыклары булуын белдерә.
"Мин аны үтерергә теләмәдем, гаиләнең тормышын җайларга булышмакчы идем..." диде гаепләнүче соңгы сүзендә.
Җәза төре һәм күләме мәсьәләсен хәл иткәндә, суд кылынган гамәлнең җәмгыять өчен куркынычлыклык дәрәҗәсен һәм характерын исәпкә алды. Конуковның җәзасын йомшартучы хәлләр дип суд аның гаебен тану белән килүен, балигъ булмаган баласы булуын, уңай характеристикаларын исәпкә алды. Суд аны тугыз елга көчле режимлы колониягә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Хөкем ителүче, җәзаның катылыгы белән ризалашмыйча, ТР Югары Судына кассация тәртибендә шикаять язды.
Материалдагы фамилияләр үзгәртелде.
Л.Коровина, судья,
Р.Шәрәфиева, үз хәбәрчебез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Менделеевск яналыклары суд залыннан