Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кисәтелгән, димәк коралланган

Тиз ышанучан һәр кешегә мошенниклар тозагына эләгү куркынычы яный. Күпләр реклама, отышлар, бушлай бүләкләр һ. б. ларга күптән ышанмый инде. Интернет һәм кәрәзле телефон элемтәсе аша кешеләрнең акчасын үзләштерергә теләгән мошенникларның хәйләсеннән ничек сакланырга? Март аенда республикада теркәлгән шундый очракларның берничәсенә тукталыйк. Билгесез хатын бозымны юк итәм дигән хәйлә белән...

Тиз ышанучан һәр кешегә мошенниклар тозагына эләгү куркынычы яный.
Күпләр реклама, отышлар, бушлай бүләкләр һ. б. ларга күптән ышанмый инде. Интернет һәм кәрәзле телефон элемтәсе аша кешеләрнең акчасын үзләштерергә теләгән мошенникларның хәйләсеннән ничек сакланырга? Март аенда республикада теркәлгән шундый очракларның берничәсенә тукталыйк.
Билгесез хатын бозымны юк итәм дигән хәйлә белән 21 яшьлек кызның 20,6 мең сум акчасын һәм алтын әйберләрен кесәсенә сала. Зыян 100 мең сумга җитә.
Мошенник үз телефоныннан 31 яшьлек гражданинның абонент номерына "Шевроле Круз" автомобиле откан дигән хәбәр җибәрә, шундый юл белән алданган зыян күрүче "Связной" кәрәзле элемтә салоны терминалы аша алдап талаучыга 30 мең сумга якын акча күчерә.
21.30 сәгатьтә билгесез кешеләр 35 яшьлек клиентка Россия Саклык банкының пластик картасы блокировкаланган дигән СМС җибәрәләр. Шуннан соң, зыян күрүче белән шалтыратышып, картаны гамәлгә кертү өчен аның алдап пин-кодын белешәләр. Һәм хатынның 40 мең сум акчасын үз янчыкларына салалар. Ышанучанлыгы һәм саксызлыгы нәтиҗәсендә ул зур суммада югалту кичерә. Әгәр уйлап карасак, кем 21.30 сәгатькә кадәр банкта эшли?! Шундый ук сценарий буенча Чаллыда яшәүче хатын йөз мең сумыннан мәхрүм кала.
Икенче очракта мошенник йорт телефонына шалтырата, үзен полиция хезмәткәре дип атый, хуҗаның юл-транспорт һәлакәтенә эләккән улына ярдәм итәм дип, 100 мең сумын үзләштерә. Зыян күрүче акчаны түләү терминалы аша үз куллары белән күчерә.
Колониядә җәза үтәүчеләр кулында кәрәзле телефон зонадан чыкмый гына мәкерле эш башкару өчен яхшы ысул. Дистәләгән ышанучаннар шундый кешеләр корбаны булды инде. Чаллыда яшәүче хатынның телефонына улыныкына охшаган тавышлы яшь кеше шалтыратып, юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм 200 мең сум акча күчерү кирәклеге турында хәбәр итә. Ханым билгеләнгән урынга килеп, акчаны тапшырганнан һәм чираттагы инструкцияне алганнан соң гына, улына шалтыратырга ният кала. Бу очракта тикшерүчеләр акчаның кайда күчерелгәнен һәм колониядәге аферистны ачыклыйлар. Суд алдау юлы белән талаучыга 150 мең сумны хатынга кире кайтарырга дигән карар чыгара, ул мошенник файдасына нәкъ шул сумманы күчергән була.
Аферистлар кармагына еш кына пенсионарлар эләгә дигән фикер йөри. Әйе, чыннан да, алар бозым чыгаручы, дәвалаучы, финанс пирамидалары коручы һәм лотерея отышы турында СМС җибәрүче мошенникларның ау объектлары булып санала. Әмма, мисаллардан күренгәнчә, яшьләр дә бу тозакка эләгә. Өлкән яшьтәгеләргә, бигрәк тә ялгыз яшәүчеләргә, аферистлардан сакланырга һәм уяу булырга кирәк. Сезнең туганнарыгызга яки полициягә шалтыратып алуыгыз артык булмас, киресенчә, ул бар нәрсәне ачыклау мөмкинлеге тудырыр, әмма бу эшне акча белән бәхилләшкәнче эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары кеше џђм закон

2
X