Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Көн дә, төн дә постта

13 майда полиция бүлегенең сак-конвой бүлекчәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. 1938 елда нәкъ шушы көнне СССРның эчке эшләр халык комиссариаты приказы белән эшче-крестьян милициясенең конвой службасы Вакытлы уставы игълан ителә. Эчке эшләр бүлегенең бу бүлекчәсендә 15 хезмәткәр исәпләнә. Тышкы службалардан аермалы буларак вакытлы тоту изоляторы (ИВС) хезмәткәрләре эшчәнлеге изоляцияләнгән, чит...

13 майда полиция бүлегенең сак-конвой бүлекчәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде.
1938 елда нәкъ шушы көнне СССРның эчке эшләр халык комиссариаты приказы белән эшче-крестьян милициясенең конвой службасы Вакытлы уставы игълан ителә. Эчке эшләр бүлегенең бу бүлекчәсендә 15 хезмәткәр исәпләнә. Тышкы службалардан аермалы буларак вакытлы тоту изоляторы (ИВС) хезмәткәрләре эшчәнлеге изоляцияләнгән, чит күзләр өчен ябык, күпләр өчен билгеле түгел. Эшчәнлек төре буенча изолятор хезмәткәрләре закон бозган, еш кына төрмә стажы зур булган шәхесләр белән көн дә, төн дә элемтәдә.
Катлаулы контингент белән эшләү түземлек, ныклы характер, һөнәри осталык һәм хәтта психолог булуны таләп итә. Озак еллар службада эшләүче Николай Жогин, Ринат Бикбулатов, Ришат Зарипов, Илнур Хәйдәров, Иван Кутузов, Владимир Михайлов, Артур Тимиряев, Сергей Семенов, Алексей Плотниковлар нәкъ шундый сыйфатларга ия. Рамил Билалов, Петр Карпов, Альберт Тимергалин һәм Руслан Гәрәев коллегаларына тигезләшергә омтылалар. Вакытлы изолятор хезмәткәрләре җинаятьләрне ачу, тоткарланганнарның шәхесен ачыклауда башка службаларга ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Кљн дђ, тљн дђ постта

2
X