Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Корал: җинаятькә бер адым

Республикада гражданлык коралына контрольне көчәйтү буенча чаралар кабул ителүгә карамастан, агымдагы елда чикле зарарлау белән утлы, шул исәптән рәсмиләштерелмәгән, корал куллануның 23 очрагы теркәлде. Аңа мисаллар күп. 21 июньдә Казанда билгесез кеше 44 яшьлек иргә травматикадан дүрт мәртәбә ата, нәтиҗәдә ул баш мие җәрәхәте белән больницага эләгә. 27 июльдә Югары...

Республикада гражданлык коралына контрольне көчәйтү буенча чаралар кабул ителүгә карамастан, агымдагы елда чикле зарарлау белән утлы, шул исәптән рәсмиләштерелмәгән, корал куллануның 23 очрагы теркәлде.
Аңа мисаллар күп. 21 июньдә Казанда билгесез кеше 44 яшьлек иргә травматикадан дүрт мәртәбә ата, нәтиҗәдә ул баш мие җәрәхәте белән больницага эләгә. 27 июльдә Югары Ослан районында ау мылтыгы обрезыннан башына атып, 40 яшьлек ир үзен-үзе үтерә. 2 августта Казанда ике билгесез кеше пистолетка охшаган әйбер белән янап, Таҗикстан гражданинын кыйныйлар, ачыктан-ачык акчасын урлыйлар. 6 августта билгесез кеше травматикадан "Рено Логан" автомобиленә дүрт тапкыр ата. Бу шулай ук республика башкаласында була.
Корал хуҗаларының норматив-хокукый документларны начар белүе нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыга. Хөкүмәт карарлары нигезендә корал хуҗалары аны һәм патроннарын яшәү урыны буенча саклауның тиешле шартларын тәэмин итәргә бурычлы. Корал сатып алуга лицензия өчен беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә кешеләр чираттагы биш ел саен тикшерүне исәпкә алып, корал белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләре буенча тиешле әзерлек үтәргә мәҗбүр булалар.
- Бүгенге көндә полициядә 298 корал хуҗасы исәптә тора, аларның кулында 407 берәмлек гражданлык коралы, - дип билгеләп үтә Россия ЭЭМның район бүлеге начальнигы урынбасары Рәшид Мадъяров. - Бүләкләү хисабына халыктан ирекле рәвештә кораллану әйберләрен кабул итү дәвам итә. Ел башыннан менделеевлылар 15 берәмлек корал тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары кеше џђм закон