Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Куркусыз коррупция

Район суды колониянең элеккеге хезмәткәренә ришвәт алган өчен хөкем карары чыгарды. Район прокуратурасы 28 яшьлек С.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 291.2 маддәсе 1 нче өлешендә каралган вак хулиганлык, ун мең сумнан артмаган ришвәт алуы өчен җинаять кылуда гаепле дип табылды. Ришвәтчеләр белән идарә...

Район суды колониянең элеккеге хезмәткәренә ришвәт алган өчен хөкем карары чыгарды.

Район прокуратурасы 28 яшьлек С.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 291.2 маддәсе 1 нче өлешендә каралган вак хулиганлык, ун мең сумнан артмаган ришвәт алуы өчен җинаять кылуда гаепле дип табылды. Ришвәтчеләр белән идарә иткән акчага мәхәббәт абруйлы эшне югалтуга, иректән мәхрүм ителүгә караганда көчлерәк, күрәсең. Тикшерү һәм суд мәгълүматлары буенча, агымдагы ел башында С. тоткын үтенече буенча контроль-үтү пункты аша курткасының эчке кесәсендә яшерен рәвештә мобиль телефон алып керә. "Утыручы" ришвәт сыйфатында С.ның банк картасына 7,5 мең сум акча күчерә.

- Суд утырышында ул үз гаебен таныды, - дип билгеләде прокурор ярдәмчесе Оксана Латыйпова. - Суд аңа бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X