Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кыйнаулар атнасы

Эчке эшләр бүлегендә 7-13 гыйнвар аралыгында теркәлгән җиде җинаятьнең дүртесе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Чыршы", "Мигрант", "Притон", "Сак булыгыз, ялган акча" операцияләре үткәрелде, 1021 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Сумка, кәрәзле телефон... Раштуа төне 1966 елгы менделеевлы өчен күңелсез тәмамлана. Шәхесе ачыкланмаган карак хатынның акча һәм документлар...

Эчке эшләр бүлегендә 7-13 гыйнвар аралыгында теркәлгән җиде җинаятьнең дүртесе тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Чыршы", "Мигрант", "Притон", "Сак булыгыз, ялган акча" операцияләре үткәрелде, 1021 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Сумка, кәрәзле телефон...
Раштуа төне 1966 елгы менделеевлы өчен күңелсез тәмамлана. Шәхесе ачыкланмаган карак хатынның акча һәм документлар салынган сумкасын урлый.
Күрше шәһәрдән килгән шофер кәрәзле телефонсыз кала. Аның аралашу чарасын билгесез карак машинасыннан ала.
Кыйнаулар атнасы
Озакка сузылган Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә кулланган исерткеч эчемлекләр кайбер менделеевлыларның аңын томалый һәм җинаятьләргә этәрә. 10 гыйнварда 1959 елгы исерек ир хатынының дустын кыйный. Шул ук көнне 1982 елгы менделеевлы шешәдәшеннән зыян күрә. Аларның уртак мәҗлесе сугышу белән тәмамлана. 11 гыйнварда 23 яшьлек ир әтисен кыйный.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 28 беркетмә төзелде, шуларның сигезе - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 98 очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кеше џђм закон