Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кыйныйлар, урлыйлар

12-18 март аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән сигез җинаятьнең барысы да тиз арада ачыкланды. Чит милекне урлаулар 16 мартта ике шәһәрленең спиртлы эчемлекләр куллануы 1975 елгысы өчен зыянга тәмамлана. 21 яшьлек шешәдәше аны кыйный һәм ачыктан-ачык кәрәзле телефонын урлый. Район авылларының берсендә яшәүче 1988 елгы ир әнисенең 31 мең сум...

12-18 март аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән сигез җинаятьнең барысы да тиз арада ачыкланды.

Чит милекне урлаулар

16 мартта ике шәһәрленең спиртлы эчемлекләр куллануы 1975 елгысы өчен зыянга тәмамлана. 21 яшьлек шешәдәше аны кыйный һәм ачыктан-ачык кәрәзле телефонын урлый. Район авылларының берсендә яшәүче 1988 елгы ир әнисенең 31 мең сум акчасын ала. 1961 елгы шәһәрле кайры туныннан колак кага.
18 мартта төнге икедә шәһәр кибетләренең бер-сендә сигнализация эшли. Оператив төркем килгәнче, кибетнең ишеге ачык була. Якын-тирә территорияне тикшерү барышында ике балигъ булмаган үсмер тоткарлана. Видеокүзәтү камерасы аларның кибеттән сыра һәм кондитер әйберләре урлавын күрсәтә.

Пычактан зыян күрүчеләр

14 мартта үзәк больницаның кабул итү бүлегенә 1983 елгы ир китерелә. Диагнозы: исерү, пычак белән яралану. Җәрәхәтне өйдәше ясый. Шул ук көнне шундый ук яра белән 77 яшьлек шәһәрле дә китерелә. Пенсионер үзен-үзе яралый. Пычак шулай ук гаилә низагларында үтерү белән янау коралы да булып тора. 1937 елгы исерек ир бу корал белән кызын куркыта, тагын бер шәһәрле элеккеге хатынына яный.

Ярославльдә тотылган

2011 елның ноябрендә 1954 елгы ир 56 яшьлек пенсионерканың алдау юлы белән 15400 сум акчасын ала. Мошенник Ярославльдә тоткарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары