Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Өлкәннәр битарафлыгы корбаннары

Язның беренче көнендә республикада булган юл-транспорт һәлакәтләрендә махсус җайланмаларсыз утыртылган 8 һәм 11 яшьлек ике бала һәлак булды. 1 мартта барлыгы 19 авария теркәлгән, аларда дүрт кеше үлгән, 24е җәрәхәтләр алган. Ике айда балалар катнашындагы 55 юл-транспорт һәлакәтендә берәү һәлак булган, 63е төрле җәрәхәтләр алган. Пассажир балалар травматизмы аерым борчу...

Язның беренче көнендә республикада булган юл-транспорт һәлакәтләрендә махсус җайланмаларсыз утыртылган 8 һәм 11 яшьлек ике бала һәлак булды.



1 мартта барлыгы 19 авария теркәлгән, аларда дүрт кеше үлгән, 24е җәрәхәтләр алган. Ике айда балалар катнашындагы 55 юл-транспорт һәлакәтендә берәү һәлак булган, 63е төрле җәрәхәтләр алган. Пассажир балалар травматизмы аерым борчу тудыра. 23 авариядә автомобиль салонында булган 31 бала җәрәхәтләнгән. Фаҗигаларның сәбәпләре - катлаулы юл-метеорология шартларында тизлекне арттыру һәм балаларны махсус җайланмаларсыз алып бару.
1 мартта Казан-Оренбург юлының 146 нчы километрында чит ил машинасы шоферы, көчле кар яуганда идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм автобус белән бәрелешә. Сигез яшьлек пассажир бәла-каза урынында һәлак була. Шофер, 8 һәм 9 яшьлек пассажирлар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Автомобильдә бер генә махсус җайланма да булмый.
Берничә сәгатьтән соң шундый ук сценарий буенча Азнакай районында фаҗига җәелдерелә. Анда "тугызлы" һәм "Киа" бәрелешә. ВАЗның унбер яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм каретасында җан бирә. Шофер һәм сигез яшьлек пассажир кыз больницага китерелә. "Тугызлы" балалар өчен җайланмалар белән җиһазланмаган була.
Шоферлар шуны исләрендә тотсыннар иде, сәгатенә 50 километр тизлектә барган автомобиль каршылыкка бәрелгәндә, пассажирның авырлыгы 30 тапкыр арта. Бу моментта 10 килограммлы баланың авырлыгы 300 килограммга җитә, һәм аны кулда тотып тору мөмкин булмый. Моннан тыш, авария вакытында өлкәннәрнең баланы үз авырлыклары белән басу очраклары да бар.
ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Т.Фазлыев әйтүенчә, яшь пассажирларны ташу кагыйдәләрен бозуны ачыклау Дәүләт автоинспекциясе өчен өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора. Узган елда гына да 75 мең шундый очрак теркәлгән (2010 елда - 65 мең). Быел юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 нчы пунктын бозуның (12 яшькә кадәр балаларны махсус җайланмаларсыз йөртү) 10 меңнән артык очрагы ачыкланган. Дәүләт автоинспекциясе шоферларны балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләренә җитди карарга өнди. Махсус җайланма сатып алудан экономияләнгән акчалар өлкәннәрнең битарафлыгы аркасында һәлак булган балаларны тормышка кире кайтармас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Менделеевск яћалыклары ДАИ тђрђзђсе