Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Менделеевлылар телефон мошенникларыннан зыян күрде

Менделеевск районында бер тәүлектә социаль мошенниклыкның дүрт очрагы теркәлде. Дүрт менделеевлыга туганнары бәлага очравы, авария ясавы, һәм хәзер проблеманы хәл итү өчен акча таләп ителүе турында телефоннан шалтыраталар. Полиция хезмәткәре итеп үзен тәкъдим иткән икенче шалтыратучы юл-транспорт һәлакәте очрагын раслый. Ике шәһәрле жуликлар кармагына эләкми. Ә икесе, мәгълүматның дөреслеген тикшермичә,...

Менделеевск районында бер тәүлектә социаль мошенниклыкның дүрт очрагы теркәлде.
Дүрт менделеевлыга туганнары бәлага очравы, авария ясавы, һәм хәзер проблеманы хәл итү өчен акча таләп ителүе турында телефоннан шалтыраталар. Полиция хезмәткәре итеп үзен тәкъдим иткән икенче шалтыратучы юл-транспорт һәлакәте очрагын раслый. Ике шәһәрле жуликлар кармагына эләкми. Ә икесе, мәгълүматның дөреслеген тикшермичә, мошенниклар күрсәткән телефон номерына кәрәзле элемтә салоны аша 85 мең сум акча күчерәләр.
Россия ЭЭМның Менделеевск районы буенча бүлек начальнигы Айбулат Юнысовтан без бу хәлгә аңлатма бирүен үтендек:
- Социаль мошенниклыкның төрләре күп. Һәр менделеевлыга аерым кагыйдәләрне үтәргә кирәк, бигрәк тә өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүчеләргә кагыла.
Әгәр туганыгыз бәлагә очраган, һәм шуның өчен акча таләп ителә дип хәбәр итсәләр, ышанмагыз. Якыннарыгызга шалтыратып, мәгълүматның дөреслеген тикшерегез.
Призлар уйнатуда катнашу, могҗизалы дарулар, җиһазлар һәм арзан әйберләр тәкъдим итү белән шикле чакыруларга ризалашмагыз.
Бозым, күз тиюне бетерү тәкъдимнәренә ышанмагыз, чөнки бу сезнең акчаларыгызга ия булу өчен сәбәп кенә.
Әгәр төрле служба вәкилләре дип атасалар да, таныш түгел кешегә ишек ачмагыз.
Банк картасын блокировкалау турындагы хәбәрләрне, картаның үзендә күрсәтелгән "кайнар линия" телефонына шалтыратып, кабат тикшерегез.
Өлкән яшьтәге әти-әниегез, туганнарыгызны мөмкин булган мошенниклар тозагыннан саклап калу өчен кисәтегез. Аферистлар булачак корбаннары итеп еш кына нәкъ менә пенсионерларны сайлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары мошенниклар