Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мин ничек миллионнардан баш тарттым

Күптән түгел минем электрон адреска хат килде. Того республикасыннан адвокат Джимми Марк күптән түгел аның клиенты - минем фамилиядәшемнең үлүе һәм банк счётында 12 миллион доллар акча калдыруы турында хәбәр иткән. Ул минем туганым дигән фараз бар, димәк, мин - варис. Миңа алга таба хат язышуымны дәвам итәргә тәкъдим ясадылар....

Күптән түгел минем электрон адреска хат килде. Того республикасыннан адвокат Джимми Марк күптән түгел аның клиенты - минем фамилиядәшемнең үлүе һәм банк счётында 12 миллион доллар акча калдыруы турында хәбәр иткән. Ул минем туганым дигән фараз бар, димәк, мин - варис. Миңа алга таба хат язышуымны дәвам итәргә тәкъдим ясадылар.

Җавапка болай дип яздым: "Миллионнарыгызны үзегезгә калдырыгыз. Мин киң күңелле, юмарт хатын".
Чынбарлыкта, мин алай ук юмарт түгел, билгеле инде, артык акча комачауламас иде. Моннан алдан шундый ук эчтәлекле тагын бер хат алган идем. Кызганычка каршы, аны сакламадым. Шунлыктан, тагын кайсы илдә миллионер туганым үлгәнлеген төгәл әйтә алмыйм.
Массакүләм мәгълүмат чараларында алданган россиялеләр турында йөзләгән язмалар табарга була. Сценарий бер үк. Алты нульле саннар ышанучан кешеләрнең башын әйләндерә һәм алар, кабат язышуны дәвам итеп, комиссия чыгымнарына яки шулай дип аталган накладнойларга түләү өчен мошенникларга зур суммада акча күчерәләр.
"Нигерия хатлары" исеме астында мондый төр мошенниклык 80 нче еллардан бирле гамәлдә. Күрәсең, әлегә кадәр "клиентлар" табылып тора.
Юридик белемем булмаса да, мин аңлыйм, бер генә нотариус та мирас суммасын халыкка белдерми. Законда каралган тиешле процедура бар.
Кызыксынып, 12 миллион долларны курс буенча сумнарга әйләндердем. 700 миллион сумнан артык килеп чыкты. Бу тилертә торган акчалар миңа ник кирәк?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мошенниклык