Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мәкне чәчмәү яхшырак

"Мәк-2014" комплекслы оператив-профилактик опреациясе старт алды. Россия Наркоконтроль идарәсе исегезгә төшерә: составында наркотик булган киндер һәм майлы мәк үстерү җинаять җаваплылыгына, административ җәзага китерә. Тыелган үсемлекләрне законсыз культивацияләгән өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм калырга мөмкин. Рәсми күрсәтмәдән соң наркотиклы кыргый үсемлекләрне юк итүгә чаралар күрмәгән өчен физик затларга -...

"Мәк-2014" комплекслы оператив-профилактик опреациясе старт алды.
Россия Наркоконтроль идарәсе исегезгә төшерә: составында наркотик булган киндер һәм майлы мәк үстерү җинаять җаваплылыгына, административ җәзага китерә. Тыелган үсемлекләрне законсыз культивацияләгән өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм калырга мөмкин. Рәсми күрсәтмәдән соң наркотиклы кыргый үсемлекләрне юк итүгә чаралар күрмәгән өчен физик затларга - 15тән 20гә, юридик затларга 300-400 минималь хезмәткә түләү хакы кадәр штраф каралган.
Алабуга районара бүлеге наркополицейскийлары менделеевлыларны наркоманнарның игътибарын җәлеп итмәс өчен үз участокларында наркотиклы үсемлекләрне юк итәргә өнди. Наркотиклы үсемлекләр чәчү, наркотиклар сату очраклары турында 8(85557) 3-97-70 ышаныч телефонына хәбәр итәргә була. "Мәк" операциясе 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Мәк2014