Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мобиль телефон аферистларны “туендыра”

Кәрәзле телефон ярдәмендә социаль мошенниклыкның төрләре һәм тәкъдим ителгән хезмәтләр шактый. Мошенниклар ышанучан кешеләрнең акчасын, өстәвенә, зур суммада, алдан алуның алымнарын һәм тактикасын даими үзгәртеп торалар. Соңгы вакытта аферистлар уйнаган иң билгеле спектакльләргә тукталыйк. Шалтыраталар, ишек ачмагыз! Күптән түгел генә редакциягә аздан гына мошенниклар корбаны булмый калган дулкынланган ханым керде....

Кәрәзле телефон ярдәмендә социаль мошенниклыкның төрләре һәм тәкъдим ителгән хезмәтләр шактый. Мошенниклар ышанучан кешеләрнең акчасын, өстәвенә, зур суммада, алдан алуның алымнарын һәм тактикасын даими үзгәртеп торалар. Соңгы вакытта аферистлар уйнаган иң билгеле спектакльләргә тукталыйк.
Шалтыраталар,
ишек ачмагыз!
Күптән түгел генә редакциягә аздан гына мошенниклар корбаны булмый калган дулкынланган ханым керде. Подъездда домофон булуга карамастан, аның фатир ишеге кыңгыравына басалар. Хуҗабикә бернинди шикләнүсез ишекне ача һәм билгесез кешене фатирына кертә. Ир-егетнең яхшы тышкы кыяфәте һәм Коротков дигән фамилиясен укып өлгергән күкрәгендәге бейджигы ышаныч тудыра. Ул су чистарту системасына реклама ясый башлый, аны һәр фатирда урнаштырачаклар, имеш. Ханым кызыксына, әмма эшлекле "коммуналчы" сораган сумманы чыгарып салырга ашыкмый. "Мин апам, күршеләрем белән киңәшәм, фильтрым булгач, тагын сатып алуның кирәге булырмы", - дип катгый кырт кисә.
Ир-егет үҗәтләнеп үз хезмәтен тәкъдим итә, бу йортта яшәүчеләр имзалаган килешүләрне күрсәтә. Һәм бертуктаусыз кабатлый: "Хәзер түләгез, берникадәр вакыттан минем ярдәмчем килеп, сезгә су чистарту җанланмасы куяр". Ханым чакырылмаган кунакны озаткач, идарәче компаниягә шалтырата. Алар үз хезмәткәрләренең заявка буенча гына эшләвен, беркемне дә беркайда да җибәрмәүләрен әйтәләр, бигрәк тә үзләренә хас булмаган хезмәткә. Янәсе килешүгә кул куйган дигән күршеләрендә булып, ханым көтелмәгән кунакның ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне генә сайлавын ачыклый. Ярый әле барысы да яхшы төгәлләнә.
Ышанучан менделеевлыларны мошенниклыкның тагын нинди төрләре сагаларга мөмкин? Берничәсен карап үтәбез.
Призлар уйнату
Бу очракта мошенник СМС-хәбәр җибәрә яки абонентның мобиль телефонына шалтырата. Үзен радиостанциядә алып баручы, эре компания дилеры дип тәкъдим итеп, лотереяда зур отышы белән котлый. Аннан призны алу өчен отышка салым яки аны рәсмиләштерүгә пошлина түләргә кирәклеге турында хәбәр итә. Акчаны терминал аша билгеле бер телефон номерына күчерергә һәм соңыннан шалтыратырга кирәк. Корбан, акчаны күчергәннән соң, шартның үтәлеше турында хәбәр итә. Мошенник гафу үтенә һәм акча күчерелгән арада процент ставкасының артуы, яки башка сәбәп турында әйтә. Акчаны өстәмә күчерү схемасы, зыян күрүче ничә тапкыр түләргә ризалаша, шулкадәр тапкыр үзгәртелә.
Кәрәзле телефон куллану ярдәмендә мошенниклыкның башка ысуллары да кулланыла: СМС-үтенеч, түләүле код, операторның штраф санкцияләре, "ялгыш" акча күчерү, СМС-хәбәр тарифлары күтәрелү турында яшерен мәгълүмат.
"Блоклаштырылган" карта
Банк картасыннан акча урлашу аеруча киң таралган. Мисал өчен, блокировкаланган карта турында СМС-хәбәр җибәрелә. Бу мәгълүматтан соң билгеле бер телефон номеры аша шалтыратуны, "оператор"га карта номерын һәм ПИН-кодны хәбәр итүне сорыйлар. Реквизитларны алганнан соң, явыз ниятле җинаятьчеләр авырлыксыз Интернет-банктагы "шәхси кабинет" ярдәмендә сезнең акчагызны үзләренең телефон номерына күчерәләр.
Күрәзәчеләр һәм им-том итүчеләр хезмәтләре дә популяр. Бозым урынына блиц-перевод ярдәмендә саклык банкы аша үз кулыгыз белән күчергән акчагызны алачаклар.
Менделеевск полицейскийлары социаль мошенниклыкны кисәтү максатында халык җыеннарында, мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында, Халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә чыгыш ясыйлар, өлкәннәргә ялганлаучылар тозагына эләкмәү турында аңлаталар. Телефон аша килгән барлык мәгълүматны банктагы чын операторларга, кәрәзле телефон операторына, туганнарга һ.б.ларга шалтыратып, кабат тикшерергә кирәк. Ә иң мөһиме, таныш түгел кешеләргә хәләл акчаңны бирү өчен кабаланып чабарга кирәкми. Башта ныклап уйлагыз, уяу һәм сак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары телефон доверия

2
X