Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мошенниклык, урлаулар, кыйнаулар

12-18 ноябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән алты җинаятьнең өчесе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Урман", "Ягулык-майлау материаллары", "Мигрант" операцияләре үткәрелде. Чит милеккә кызыгып Билгесез шәхес Фомин урамындагы йорт ишегалдында торган каты көнкүреш калдыклары бакларының тәгәрмәчләрен урлый. Район авылларының берсендә "КамАЗ" машинасының аккумуляторларын салдыралар. Хуҗага килгән...

12-18 ноябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән алты җинаятьнең өчесе тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Урман", "Ягулык-майлау материаллары", "Мигрант" операцияләре үткәрелде.
Чит милеккә кызыгып
Билгесез шәхес Фомин урамындагы йорт ишегалдында торган каты көнкүреш калдыклары бакларының тәгәрмәчләрен урлый. Район авылларының берсендә "КамАЗ" машинасының аккумуляторларын салдыралар. Хуҗага килгән зыян - алты мең сум.
Әтисен дә, улын да...
1978 елгы шәһәрле әнисен кыйный, үтерү белән яный, куркыту коралы итеп кулына урындык ала. 15 ноябрьдә әтиле-уллы менделеевлылар билгесез сугыш чукмарлары тарафыннан зыян күрә: аларны урамда кыйныйлар.
Мошенниклык
Шәһәр кибетләренең берсендә билгесез ир-ат алдау юлы белән 12000 сум акча ала.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 32 беркетмә төзелде, шуларның 16сы - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен, ЮХИДИ линиясе буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 89 очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары криминаль хроника