Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Наркотикларга каршы “Мәк” операциясе

Һәр елны җәй җитүгә гомумроссия ведомстволы оператив-профилактик "Мәк" операциясе старт ала. Аның максаты - мәк, киндер һәм башка наркотик матдәле үсемлекләрне рөхсәтсез үстерүне барлау, кисәтү һәм булдырмау. "Мәк" операциясе эчке эшләр бүлеге, федераль куркынычсызлык, таможня службасы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җирле үзидарә һәм башкарма властьнең федераль, республика органнары үзара хезмәттәшлек...

Һәр елны җәй җитүгә гомумроссия ведомстволы оператив-профилактик "Мәк" операциясе старт ала.
Аның максаты - мәк, киндер һәм башка наркотик матдәле үсемлекләрне рөхсәтсез үстерүне барлау, кисәтү һәм булдырмау. "Мәк" операциясе эчке эшләр бүлеге, федераль куркынычсызлык, таможня службасы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җирле үзидарә һәм башкарма властьнең федераль, республика органнары үзара хезмәттәшлек итү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Үсемлекләрдән ясалган наркотикларны законсыз әзерләү проблемасының никадәр кискен булуын аңлау җир хуҗаларының шәхси җаваплылыгын арттырырга, башкарма власть органнары белән берлектә наркотик матдәле үсемлекләр булган участокларны барлау һәм алардан арындыру, профилактик эшне көчәйтүгә һәм кисәтүнең нәтиҗәле чараларын активлаштыруга китерергә тиеш. Шул ук вакытта авыл җирлекләре хакимияте наркотик матдәле үсемлекләрне законсыз культуралаштыруга каршы тору буенча наркоконтроль һәм эчке эшләр бүлеге органнары белән берлектә нәтиҗәле эшчәнлекне тәэмин итү кирәк.
Муниципаль берәмлекләр хакимиятләре җирнең реаль хуҗалары һәм аннан файдаланучылар белән берлектә үз территорияләрендә кыргый наркотиклы үсемлекләр чыганагын юк итү өчен турыдан-туры җаваплылар. Бу "Наркотик һәм психотроплы матдәләр турында" федераль закон һәм административ хокук бозучылар кодексы нигезендә каралган. Наркополицейскийлар дача участоклары һәм җир хуҗаларын культуралаштыру тыелган наркотик матдәле үсемлекләрне үстерү турында кисәтүне үз бурычлары дип саныйлар, аларны бетерү чарасын күрмәү җаваплылыкка китерәчәк. РФ Җинаятьләр кодексының 231 маддәсендә уннан артык мәк һәм егермедән артык киндерне законсыз культуралаштырган өчен аның нинди үсеш дәрәҗәсендә булуына карамастан хезмәткә түләүнең минималь күләменнән 700 тапкыр артык штраф яки өч елдан сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. РФ Административ хокук бозу кодексының 10.5.1. маддәсе нигезендә наркотик матдәле яки составында психикага тискәре йогынты ясаучы матдә булган үсемлекләрне законсыз культуралаштырган өчен граҗданнарга 1,5 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, юридик шәхесләр өчен - 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф каралган.
Законны белмәү җаваплылыктан коткармый. Үсемлекләр чәчәк ату һәм өлгерү вакытында наркоконтроль хезмәткәрләре менделеевлыларның дача участокларында наркотик матдәле үсемлекләрне эзләү буенча рейд үткәрәчәкләр, шулай мәк сезонында барлыкка килергә мөмкин булган куркыныч турында кисәтеп йөриячәкләр. Шуны белү кирәк, Россия законы буенча РФ Административ хокук бозулар кодексында җир хуҗалары һәм җирдән файдаланучылар өчен наркотик матдәле кыргый культураларны юк итү буенча чаралар күрмәгән өчен җаваплылык каралган. Гражданнарга хезмәткә түләүнең минималь күләменнән 15 тән егермегә кадәр тапкыр артык, вазифаи шәхесләргә 30-40, юридик шәхесләргә 300 дән 400 гә кадәр тапкыр артык административ штраф каралган.
Әгәр мәк яки киндернең кыргый һәм культуралаштырылган үсентеләрен күрсәгез, наркоконтроль федераль службаның ТР буенча идарәсенә (843) 273-43-45 ышаныч телефоны яки 8 (85557) 3-97 телефоны аша Алабуга районара бүлегенә шалтыратуыгыз сорала. Шулай ук наркоконтрольнең электрон адресы буенча хәбәр җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары “Мђк” операциясе