Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Наркотикларсыз киләчәк

Җомга көнне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышында үсмерләрнең һәм яшьләрнең наркотиклар куллануына каршы тору буенча җитди сөйләшү булды. Россиянең ТР буенча ФКСН Идарәсе Алабуга районара бүлеге вәкиле Роман Крылов кодеинлы дару средстволарын сатканда ачыкланган хокук бозулар, район территориясендә урнашкан даруханәләр челтәрләренә рейд тикшерүләре үткәрү...

Җомга көнне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышында үсмерләрнең һәм яшьләрнең наркотиклар куллануына каршы тору буенча җитди сөйләшү булды.

Россиянең ТР буенча ФКСН Идарәсе Алабуга районара бүлеге вәкиле Роман Крылов кодеинлы дару средстволарын сатканда ачыкланган хокук бозулар, район территориясендә урнашкан даруханәләр челтәрләренә рейд тикшерүләре үткәрү турында сөйләде.
- Препаратларны табиб рецептыннан башка сату очраклары бар. Статистика буенча, мондый дару средстволарының бары тик 10%ы гына билгеләнеш буенча - кискен мохтаҗ авыруларга китә. Даруханә челтәре эшенә контроль катгыйланган җирдә кодеинлы препаратлар җибәрүдә хокук бозу фактлары ачыкланмады. Наркотиклар кулланучы шәхесләрне исбатлау мәсьәләсен хәл итү проблемалы. Аеруча үзәк больницаның табиб-наркологы отпускада яки төшке ашта булганда, - диде Роман Иванович.
Наркопритоннарны барлыкка китерүче шартларны бетерүне оештыру турында полициянең участок вәкилләре бүлеге начальнигы Орудж Гасанов сөйләде.
Ул чыгышы барышында билгеләп киткәнчә, уңышсыз һәм спиртлы эчемлекләр кулланучы гаиләләр оештырган 54 притон ачыкланды.
54 кеше наркотиклар кулланган өчен исәпкә куелды. Наркоманнар саны Менделеевскига башка районнардан килүчеләр һәм элек хөкем ителгәннәр хисабына арта. "Крокодил" дип аталган мөстәкыйль рәвештә әзерләнгән наркотик кулланучыларны ачыклау проблемасы кискен кала. Бу препаратның организмда барлыгын лаборатор юл белән ачыклау катлаулы.
- Ләкин, шуларга да карамастан, эчке эшләр бүлегенең шәхси составы үзәк больница һәм башка службалар белән берлектә притоннарны һәм наркотиклар куллану фактларын ачыклау буенча эшне активлаштырды, уңышсыз гаиләләр һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтучылар белән профилактик эш алып бара, - дип йомгаклады Орудж Акперович.
Әгъзалары психоактив матдәләр кулланучы гаиләләрне ачыклау һәм социаль ярдәм турында районда Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина сөйләде.
Докладта яңгыраганча, Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең "Өмет яры" гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан социаль куркыныч хәлдә булган һәм социаль-реабилитация консилиумының ведомствоара патронатында торган 46 гаиләгә (аларда 92 бала тәрбияләнә) патронаж үткәрелә.
Бу гаиләләрдә ата-аналар агрессив тәртипле, чамадан тыш алкоголь кулланалар, балаларын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмиләр. График буенча авыл җирлекләрендә уңышсыз гаиләләр белән эшләү оештырылды. Чыгулар вакытында җирлекләр башлыклары, участок вәкилләре, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе хезмәткәрләре белән берлектә кыен тормыш хәлендә калган гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелә, ата-аналар, укытучылар һәм күршеләр белән әңгәмәләр үткәрелә, психологлар консультацияләре бирелә.
Профилактика системасы органнары хезмәткәрләре катнашында ведомствоара социаль-реабилитация консилиумы булдырылды һәм уңышлы эшли. Отчет чорында җиде утырыш булды, социаль куркыныч хәлдәге 125 гаилә буенча мәсьәләләр каралды. Район халкы өчен шәхси психологик консультацияләр эшли. Психологлар ярдәменә 215 кеше, шул исәптән 70 үсмер мөрәҗәгать итте. Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә. 20 бала җирле бюджет средстволары хисабына бакчага йөри, шуларның 11е - уңышсыз гаиләләрдән.
Халыкка бүлекчә эшчәнлеге һәм күрсәтелүче хезмәтләр турында мәгълүмат бирү өчен буклетлар, визиткалар, памяткалар, стендлар чыгарыла һәм таратыла. Халыкның психологик-педагогик компетентлылыгын арттыру һәм ата-аналарда наркотикларга каршы тәрбия төшенчәсен формалаштыру, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатында төрле тематик шөгыльләр, лекцияләр, мәдәни-ял чаралары үткәрелә.
Җәйге каникул чорында балаларның һәм үсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру һәм балалар уен мәйданчыклары эше турында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Елена Бондаренко сөйләде.
Елена Ивановна сүзләренчә, ике айда җәйге лагерь сменаларында 1008 бала ял итте һәм сәламәтлеген ныгытты, шул исәптән 23 ятим, 21 инвалид бала, 499 - аз тәэмин ителгән гаиләләрдән һәм 41е - балигъ булмаганнар комиссиясендә исәптә торучы. Тәрбиягә авыр бирелүче җиде үсмер "Йолдызлы десант" республика палаткалы лагерында сәламәтлеген ныгытты. 13 ишегалды мәйданчыгында 956 бала мәшгуль.
- "Татмедиа" ААҖнең "Менделеевск" мәгълүмат үзәге" филиалы "Менделеевские новости" һәм "Менделеевск яңалыклары" район газеталары битләрендә, телетапшыруларда наркотикларга каршы пропагандага һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, психоактив матдәләр куллануны кисәтүгә кагылышлы бүгенге көннең иң актуальләренең берсе булган теманы яктыртуга җитәрлек игътибар бирә, - дип яңгырады директор - баш мөхәррир Лариса Кривилёва докладында.
Ул билгеләп киткәнчә, материаллар "Актуаль", "Рәсми", "Информация", "Суд залыннан", "Кеше һәм закон", "Криминаль хроника", "Сәламәт булыйк", "Наркотикларга каршы" рубрикаларында бастырыла.
Наркотикларга кар-шы пропагандага эшчәнлекләре яшьләрдә психоактив матдәләр, алкоголь, тәмәке тарту белән тәңгәл килмәгән актив тормыш позициясе формалаштыруга юнәлдерелгән төрле ведомстволар белгечләре җәлеп ителә. Райондагы барлык спорт һәм мәдәни чаралар зарарлы гадәтләргә тискәре караш тәрбияләү һәм профилактикалау эгидасында яктыртыла.
Полиция полковнигы Заһид Миңгәрәев җитәкләгән Россиянең ТР буенча Наркоконтроль идарәсе Алабуга районара бүлеге, мәгълүмати ярдәм күрсәтеп, районка белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлек саклау, мәгариф, яшьләр, гаммәви спортны үстерү темаларына материаллар бастыруга зур игътибар бирелә. Районның басма матбугатында "эшлекле дүшәмбе", район комиссияләре, шул исәптән, наркотикларга каршы пропаганда комиссиясе материаллары чагылыш таба.
2011 елда билгеләнгән тема кысаларында газета битләрендә барлыгы 39 материал бастырылган, эфирга 17 телетапшыру чыккан. Агымдагы елның җиде аенда 64 материал бастырылган, 9 телетапшыру әзерләнгән. "Менделеевские новости" 2011 елның ноябрендә "Бумеранг" наркотикларга каршы VII Республика журналистлык конкурсында призер булды, наркотикларга каршы юнәлештәге басмалар циклы өчен III урын алды.
Суд системасы эшчәнлеген даими һәм профилактик яктыртканы өчен район газетасы редакциясе 2010-2011 елларда Суд департаменты идарәсенең дипломнары һәм кызыксындыру призы белән бүләкләнде.
Комиссия утырышы карар кабул итү белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Наркотикларсыз килђчђк

2
X