Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Нәфесе зинданга кертте

Менделеевскида туып үскән Дүсәнов Фәүзия әби белән күптән таныш. Улы Рәүф аның яшьтәше буларак, бер мәктәптә белем алдылар, аралаштылар. Бер көнне почта бүлегенә түләү кәгазьләрен алып килгән карчыкның танышына ачылып китеп, үзе турында сөйләве шундый фаҗигага китерер дип кем уйлаган. Икенче төркем инвалид буларак яхшы гына керемле әбинең тормыш хикәясенә...

Менделеевскида туып үскән Дүсәнов Фәүзия әби белән күптән таныш. Улы Рәүф аның яшьтәше буларак, бер мәктәптә белем алдылар, аралаштылар.
Бер көнне почта бүлегенә түләү кәгазьләрен алып килгән карчыкның танышына ачылып китеп, үзе турында сөйләве шундый фаҗигага китерер дип кем уйлаган. Икенче төркем инвалид буларак яхшы гына керемле әбинең тормыш хикәясенә анда йомыш белән кергән Д. да колак салды. Акча турында ишетү белән аны үз кесәсенә төшерү турында башында план да төзелде. "Элеккеге танышы Рәүф турында белешү бер дигән сәбәп булачак, кортка да шикләнмәс", - дип уйлап курткасының эчке кесәсенә бау, пычак салды. Үз йортында яшәгән Ф. аңа сәлам бирүчене күргәч, кар чистарткан көрәгенә таянды. Улының исемен әйтеп ягымлы сөйләшкән ир-атны икеләнмичә өйгә керергә чакырды. Ә инде Ф-нең улы белән сөйләшергә теләп кулына челтәрле телефон алгач, фаш ителүеннән куркып, Д. телефонын һәм зарядка җайланмасын тизрәк үзләштерү ягын карады. Ярдәмгә чакырып кычкыра башлаган әбинең башына берничә мәртәбә сугып, пычак белән янады, акча таптыра башлады. Берничә көн элек алган пенсиясеннән калган 10 мең 500 сумын бирергә мәҗбүр булган Ф-нең кулларын бәйләде. Калтырап төшкән әбинең һаман да тавыш бирергә теләвен күреп тагын йодрык уйнатырга тотынды һәм эшнең озакка сузылуын сизеп угры тизрәк җинаять урыныннан эзен суытты. Әмма әбинең һаман да ярдәмгә чакыруына ачуы чыгып, әйләнеп керде һәм мескенне тагын тәпәләде. Куркудан дер калтыраган әби түзәлмичә идәнгә ауды. Ерткычларча кыйналган Ф-нең яңак сөякләре, өске теш казнасы сынуы, баш мие селкенүе сәламәтлегенә авыр зыян сала. Тоткарланган Дүсәнов үз гаебен таный. Тикшерүчегә дәлилләр җыю кыенлык тудырмый. Җиңел генә табышлы булу теләге белән янган талаучы кылган җинаяте өчен 12 ел дәвамында тирә-юньне рәшәткә тәрәзәсе аша күзәтәчәк.
Өлкән кешегә авыр тән җәрәхәтләре, мораль травма ясау аңа 80.000 мең сум штраф белән дә яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары