Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Әниле ятим балалар

Хөкем җәзасын үтәүдән качып йөргән хатынны тотып гомуми режимлы холык төзәтү колониясенә япкач кына, оператив хезмәткәрләр бу вакыйгага нокта куярлар. Төрмәдә утырып кайтканнарның күбесе башка анда әйләнеп карарга да теләми. Әмма бу очракта түгел. 36 яшьлек В.Бокчарева урлашу һәм мошенниклык өчен хөкем ителгән була. Шартлы рәвештә хөкем ителгән хатын даими...

Хөкем җәзасын үтәүдән качып йөргән хатынны тотып гомуми режимлы холык төзәтү колониясенә япкач кына, оператив хезмәткәрләр бу вакыйгага нокта куярлар.
Төрмәдә утырып кайтканнарның күбесе башка анда әйләнеп карарга да теләми. Әмма бу очракта түгел. 36 яшьлек В.Бокчарева урлашу һәм мошенниклык өчен хөкем ителгән була. Шартлы рәвештә хөкем ителгән хатын даими рәвештә кагыйдәләрне бозган өчен колониягә озатыла. Хәзер аңа тагын бер урлашу өчен җавап тотарга кирәк. Берничә ел элек ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән, амораль яшәү рәвешен сайлаган В.Бокчарева Чоловский урамындагы фатирдан 33,5 мең сум акча урлый. Аңа карата суд карары нигезендә 1,5 ел сынау вакыты белән ирегеннән мәхрүм итмичә җәза үтәү билгеләнә. Шуның өстенә, ул зыян күрүчегә урланган сумманы кире кайтарырга тиеш була.
Кызганыч, Россиянең җәза үтәү буенча федераль службасы ТР идарәсе Менделеевск филиалында исәптә торучы хөкем ителгән хатын яшәү рәвешен үзгәртергә теләмәде. Өч баласы әниләренә кирәк булмаганлыктан, опекунлыкка алган әбиләрендә калды. Хатын режимны даими боза, эшләми, спиртлы эчемлекләр еш куллана. Инспекция хезмәткәрләре шартлы хөкем ителүне үзгәртү турында берничә мәртәбә кисәтү ясадылар. Шуның өстенә, ул инспекциягә тиешле вакытта килми, нәтиҗәдә Россиянең Җәза үтәү буенча федераль службасы ТР идарәсе тарафыннан качып йөрүче буларак эзләүгә игълан ителә. Әмма җәзадан качып булмый. Күптән түгел инспекция начальнигы А.Шакирова гозере белән Р.Әхмәтшин рәислегендәге суд шартлы җәза хөкемен үзгәртеп, аны гомуми режимлы колониягә җибәрү турында карар чыгарды. Качып йөрүче хатынны тоткач та, рәшәткә артына ябачаклар.
Фамилияләре үзгәртелде.
А.Сутьягин, инспекция хезмәткәре
Р.Булатова, үз хәбәрчебез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан Меделеевск Менделеевск яналыкларыв