Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Әнисез бала – иркәсез, атасыз бала – аркасыз

Раиса назлап үстергән кызын кияүгә чыгу белән шул кадәр үзгәрер дип уйламады. Тавышлы компанияләрдә йөреп үсмәгән кызы вакытын ире белән әле тегендә, әле монда кунакта, кафеларда уздыра башлады. Ял көннәрендә аларны өйдә тотам димә. Баштарак, ярар, яшьләр хәзер күңел ачарга ярата, тормыш шулайга көйләнде, дип үзен тынычландырырга тырышты. Ана йөрәге...

Раиса назлап үстергән кызын кияүгә чыгу белән шул кадәр үзгәрер дип уйламады. Тавышлы компанияләрдә йөреп үсмәгән кызы вакытын ире белән әле тегендә, әле монда кунакта, кафеларда уздыра башлады.
Ял көннәрендә аларны өйдә тотам димә. Баштарак, ярар, яшьләр хәзер күңел ачарга ярата, тормыш шулайга көйләнде, дип үзен тынычландырырга тырышты. Ана йөрәге юкка гына шомланмаган икән. Тора-бара кәеф-сафалы тормыш яшь гаиләнең гадәти яшәү рәвешенә әйләнде. Кызының көмәнле икәне билгеле булгач, ана акыллы киңәшләрен бирергә тырышты. Тик аны ишетергә генә теләмәделәр. Бәби тугач барысы да урынына утырыр, дигән ышанычы да акланмады. Дөрес, ана берничә ай тынычлап яшәде. Аннан кечкенә Миша әбисе фатирына күчте. Әти-әнисенең улларына вакыты калмады. Ыгы-зыгылы, аракылы-сыралы тормышның азагы яхшы тәмамланмасын сиземләгән ана бер төнне телефон шалтыравыннан "дерт" итеп уянды. Хастаханәгә китерелгән кызы Галинага "агулану" диагнозы куйдылар. Моннан соң акылга килерме дип уйлап та ялгышты. Бер ай тирәсе тынычлыкта яшәп алгач, тагын кыямәт көннәре башланды. Ныклап шешә белән дуслашкан Галина юлны аркылы чыкканда машина астына кереп мәрхүм булды. Раиса пенсия кереме белән генә оныгын тәрбияләп булмаячагын тиз аңлады. Баштарак сирәк-мирәк күренгән кияве соңгы вакытта бөтенләй юкка чыкты. Суд ярдәме белән атадан азмы-күпме алимент килә башлады. Бераздан кияве ниндидер кырын эштә тотылып, ирегеннән мәхрүм ителде. Ерак туганнары аша гына срогын үтәп кайтуын белгәч, Раиса аны улын күрергә килер дип озак көтте. Әмма ата улының барлыгы турында онытты кебек. Аптырыйсы да юк: әфьюн белән бәйләнгән икән. Раиса тагын судка гариза язды. Улына карата бурычын үтәмәгән Сергейны ата хокукыннан мәхрүм иттеләр. Яшел елан яшь гаиләнең тамырын корытты, сабыйны ата-ана назыннан аралады.
Лидия Коровина,
Татарстанның атказанган юристы
Фәймә Вахриева,
үз хәбәрчебез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары суд залыннан