Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Приставларда җиңел эш булмый

Суд приставларының Менделеевск районара бүлеге беренче кварталдагы эшчәнлек йомгаклары буенча җиңүче булды. Бу, һичшиксез, Вячеслав Коровин җитәкчелегендәге 20 кешедән торган шәхси составның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Узган елда бүлектә 9697 башкару документы тупланды. 2014 елның беренче кварталында - 3218. Суд карары буенча һәм башка вәкиллекле органнар тарафыннан 92,3 млн. сум акча...

Суд приставларының Менделеевск районара бүлеге беренче кварталдагы эшчәнлек йомгаклары буенча җиңүче булды. Бу, һичшиксез, Вячеслав Коровин җитәкчелегендәге 20 кешедән торган шәхси составның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.
Узган елда бүлектә 9697 башкару документы тупланды. 2014 елның беренче кварталында - 3218. Суд карары буенча һәм башка вәкиллекле органнар тарафыннан 92,3 млн. сум акча җыелды. 2013 елда служба 14,8 млн. сумга бурычлы 134 кешенең милкен арестка алды, 1,4 млн. сумлык милек сатуга тапшырылды. Бүгенге көндә 344 алимент эше бүлек тикшерүендә. Приставларга еш кына салым, пенсия, кредит, коммуналь түләүләр, штрафлар, хезмәт хакы белән бәйле бурычлар буенча эшләргә туры килә. Ел башыннан штрафлар буенча 1,2 млн. сум, салымнар буенча ике миллионнан артык бурыч җыелды. Беренче кварталда торак-коммуналь хезмәтләргә бурычлар буенча 19,4 млн. сумга 464 эш тикшерелде. 208 кеше бурычларын ирекле рәвештә түләде.
Бурычларын түләргә теләмәүчеләргә һәм суд карарын үтәмәүчеләргә карата административ һәм җинаять җаваплылыгы билгеләү уңай нәтиҗә бирә. Узган елда 55 җинаять эше кузгатылды, агымдагы ел башыннан - 16. Административ хокук бозулар өчен 320 беркетмә төзелде, чит илгә чыгуны вакытлыча чикләү буенча 158 карар чыгарылды. Кешеләр бурычны барыбер түләргә туры киләчәген аңлый башладылар.
- Һәр сан - хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте ул, - дип билгеләп үтте начальник Вячеслав Коровин.
Суд приставлары-башкаручылар Рушат Зиннәтуллин, Алёна Шакирова, Венера Мингалиева, Сирен Гайфетдинов, сорау алучы Елена Долгова, эш башкаручы Любовь Зиновьева үз вазифаларын зур җаваплылык белән башкаралар. Начальник урынбасары, "Хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнгән Наталья Шәфыйкова һәм әйдәп баручы белгеч-эксперт Лилия Шәйдуллина теләсә нинди эшкә профессиональ якын киләләр.
Бу һөнәрнең үзенчәлеге бик катлаулы. Кечкенәдән суд приставы булырга бик азлар хыяллана. Яшь чагында абруйлы яки романтикалы һөнәрләр турында уйлану гадәткә кергән. Вячеслав Игоревич белән әңгәмә вакытында аның үз язмышын бу белгечлек белән бәйләве турында уйлап та карамавы ачыкланды. Быел аңа озак еллар дәвамындагы мактаулы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелде.
Роза Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Суд приставлары