Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Проблема – яшүсмерләр җинаятьчелеге

Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы бүлеге агымдагы елның беренче кварталындагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Г.Сушков рәислегендә узган йомгаклау киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын үтәүче А.Корниенко, прокурор юстиция советнигы А.Галимәрдәнов, суд рәисе И.Нәбиев, иҗтимагый совет рәисе П.Федоров, ветераннар советы рәисе В.Трапезников катнашты. Эшчәнлек нәтиҗәлелеге йомгаклары буенча...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы бүлеге агымдагы елның беренче кварталындагы эшчәнлегенә йомгак ясады.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы Г.Сушков рәислегендә узган йомгаклау киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын үтәүче А.Корниенко, прокурор юстиция советнигы А.Галимәрдәнов, суд рәисе И.Нәбиев, иҗтимагый совет рәисе П.Федоров, ветераннар советы рәисе В.Трапезников катнашты.
Эшчәнлек нәтиҗәлелеге йомгаклары буенча район бүлеге өченче категорияле 15 бүлек арасында икенче позицияне били. Районда 92 җинаять (2011 елда - 138) теркәлгән. Үтерү, урлашу, талау, һөҗүм итү очраклары арту күзәтелә. Производствода 131 җинаять булып, 89ы тикшерелде, реабилитацияләүче нигез буенча бер эш туктатылды, 39 җинаять эше судка җибәрелде. Профилактик чаралар җәмәгать урыннарында кылынган 8 җинаятьне киметү мөмкинлеге бирде. Элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләрне кисәтүдә һәм көнкүреш белән бәйлеләрендә уңай динамика күзәтелә.
Ләкин чаралар күрелүгә карамастан, яшүсмерләр кылган җинаятьләр бердән 20 очракка арткан. Балигъ булмаганнар эшләре төркемендә 52 яшүсмер һәм 61 уңышсыз гаилә исәптә тора. "Махсус" категорияле һәр яшүсмергә полиция хезмәткәре беркетелгән, аларның һәркайсыннан үткәрелгән тәрбия эше турында ай саен отчет таләп ителә. Шефлыкка алган яшүсмерләре кабат хокук бозган өчен берничә полиция хезмәткәре кискен дисциплинар җаваплылыкка тартылды. "Шул ук вакытта составында җитәкчеләр һәм депутатлар булган иҗтимагый тәрбиячеләр берни дә эшләми. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия дә тулы көчкә җәлеп ителмәгән. Балалар җинаятьчелеге арту күзәтелгәндә барлык структуралар профилактик эш алып барырга тиеш", - дип билгеләп үтте полиция полковнигы Г.Сушков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары кеше џђм закон