Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ресоциальләштерү: җәза бирмәскә, холкын төзәтергә

Җинаять-башкарма системасы хөкем урыныннан азат ителгән, шулай ук ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган хөкем җәзасы алган шәхесләрне ресоциальләштерүгә кагылышлы чираттагы үзгәрешләр кичерә. Бу өлкәгә кагылышлы проблемалар турында безнең корреспондент Роза ШӘРӘФИЕВА җинаять-башкарма инспекциясе начальнигы Светлана Фазилова белән әңгәмә корды. - Светлана Гаясовна, һәр көнне безнең колониядән иреккә кешеләр чыга....

Җинаять-башкарма системасы хөкем урыныннан азат ителгән, шулай ук ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган хөкем җәзасы алган шәхесләрне ресоциальләштерүгә кагылышлы чираттагы үзгәрешләр кичерә. Бу өлкәгә кагылышлы проблемалар турында безнең корреспондент Роза ШӘРӘФИЕВА җинаять-башкарма инспекциясе начальнигы Светлана Фазилова белән әңгәмә корды.
- Светлана Гаясовна, һәр көнне безнең колониядән иреккә кешеләр чыга. Аларны нормаль тормышка кайтару сезнең службагыз өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булырга тиеш, шулай бит?
- Ел башыннан 10 нчы колониядән 624 кеше азат ителде. Шулардан 323е - җәза срогын тутырып, 120се - шартлыча вакытыннан алда, 80е - җәзаның калган өлешен холык төзәтү эшләренә алыштыру, 101е - амнистия буенча, 38 хөкем ителгән административ күзәтү өчен полиция бүлегендә исәпкә куелды. Әле күптән түгел генә тулаем дәүләт патронаты астында булган кеше үз иркенә бирелгән килеш кала. Азат ителгәннән соң закон үтәүче граждан буларак социумга яраклаша алмаганнар кабат төрмәгә эләгә. Чөнки, тикшерүләрдән күренгәнчә, азат ителгәннәрнең 15 проценты - яшәү урыны, 21 проценты - социаль элемтәләр, 32 проценты кирәкле документлар булмау белән очраша. Элек хөкем ителгәннәрнең яртысы диярлек эшкә урнаша алмады. Бу очракта аңа кешечә мөнәсәбәт кенә ярдәм итә ала. Безнең бурыч - аерым кеше язмышында вазифаи катнашу, үзебездә булган изге хисләргә таянып, азат ителгән кешегә иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасына җайлашуга булышлык итү.
- Холык төзәтү учреждениеләре белән берлектә инспекция ирегеннән мәхрүм итүгә альтернатив җинаять-хокукый йогынты күрсәтүнең җәза үтәү һәм башка чаралар кебек мөһим роль башкара. Службаның шушы төр эшчәнлеге турында сөйләгез әле.
- Җәза үтәүгә, хәтта ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган гаепләү карары алган кешеләр, җәзалау срогын үтәп кайтуга, үзен гаиләсенә, җәмгыятькә кирәксез итеп тоя, үз адресына тискәре кинаяләр ишетә, хөкем ителүе нәтиҗәсендә эшкә урнаштырудан баш тарту белән очраша. Октябрь азагына безнең служба аша 163 хөкем ителгән үтте, һәркайсы белән холык төзәтүгә юнәлдерелгән эш үткәрелде, тиешле социаль ярдәм тәэмин ителә. Төп бурыч - эшкә урнаштыру мәсьәләсен хәл итү. Нәкъ менә ул беренче чиратта халыкның иҗтимагый куркынычсызлыгы дәрәҗәсенә, җәза үтәү сыйфатына, кабат җинаятькә бармауга йогынты ясый. Әгәр андый кеше эшли, коллектив һәм остазы аны хуплый икән, бу аның киләчәк язмышын, матди хәлен, гаиләгә ярдәмен билгели, һәм нәтиҗәдә ул җинаять-башкарма инспекциясеннән исәптән алына.
- Светлана Гаясовна, сезнең эштә иң мөһиме - җәза бирү түгел, кешенең холкын төзәтү, җәмгыятьтә тулы тормыш белән яшәвенә юнәлеш бирү. Бу нинди шартларда мөмкин?
- Төрмәдән кайткан, шулай ук безнең инспекциядә исәптә торучы (бүгенге көндә 70 кеше) шәхесләрне ресоциальләштерү - ул профилактика субъектлары, муниципалитет, социаль службалар, эшкә урнаштыру, сәламәтлек саклау органнары, җәмәгатьчелек катнашында комплекслы якын килүне таләп итүче катлаулы һәм күпкырлы процесс. Һәр елны без башкарма комитет белән берлектә хөкем ителгәннәр мәҗбүри һәм холык төзәтү эшләре ярдәмендә җәза үтәүче предприятиеләр исемлеген билгелибез һәм раслыйбыз. Мәшгульлек үзәгенең комплекслы гамәлләре нигезендә инспекция карамагындагы күпләр эш белән тәэмин итүгә генә түгел, һөнәр сайлауда да ярдәм алалар. Әмма шуны билгеләп үтәсе килә, еш кына хөкем ителгәннәрне эшкә алудан баш тарткан предприятиеләр очрый. Нәкъ менә көчле коллектив һәм җитәкче хөкем ителгәннәргә уңай йогынты күрсәтергә, төзәтү юлына басуда ярдәм күрсәтергә сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Ќинаятьбашкарма инспекциясе

2
X