Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Рөстәм Миңнеханов Татфондбанкта кертемнәре булган эшкуарларга ярдәм ителәчәген белдерде

Сүз кече һәм эре эшмәкәрлек хакында бара. "Татфондбанк" белән килеп туган хәл Татарстан Хөкүмәте контроленә алынган. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Татарстанда килеп туган бу вәзгыятьнең бик четрекле булуын ассызыклап, республика җитәкчесе "Татфондбанк"та кертемнәре булган физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм...

Сүз кече һәм эре эшмәкәрлек хакында бара.

"Татфондбанк" белән килеп туган хәл Татарстан Хөкүмәте контроленә алынган. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Татарстанда килеп туган бу вәзгыятьнең бик четрекле булуын ассызыклап, республика җитәкчесе "Татфондбанк"та кертемнәре булган физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. "Бик күп физик затлар, бизнес вәкилләре, шул исәптән эре оешмалар да зыян күрде. Физик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә килгәндә, анда 55 миллиард сум хакында сүз бара. Бу мәсьәлә хәл ителгән, алар якланган", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук кече бизнес вәкилләренә ярдәм итү юллары булуын да билгеләп үтте.
"Кече бизнеска килгәндә - инструмент бар. Без бүген 1 миллиард сум күләмендәге ресурсларны юнәлдерәчәкбез һәм бүгеннән алып әлеге юнәлештә эшләячәкбез", - диде Президент һәм эре бизнес вәкилләренә ярдәм иткәндә Татарстан Дәүләт гарантиясе фонды акчалары файдаланылачагын билгеләп үтте.
"Зыян күргән эшмәкәрләрнең проектларын икенче елга булган кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасына кертәчәкбез. Барлык механизмнар да җәлеп ителеп, мөмкин булган кадәр барысын да эшләячәкбез. Үзәк банк белән эш алып барыла. Мондый карарларны тиз генә кабул ителмәве билгеле инде. Без биш банкны билгеләдек, аларны ресурслар белән ныгыттык", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук "Ак Барс" банкның вәкаләтле булуын һәм финанс ресурсларының җитәрлек икәнен искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев