Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Шартлар бар – уңыш киләчәк

Менделеевскида эш визиты белән Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ "Ведомстводан тыш сак идарәсе" ФДКУ начальнигы Марат Шакиров булып китте. Ул эчке эшләр бүлегенең актлар залында тантаналы төстә сак бүлегенең иң яхшы хезмәткәрләренә ведомство бүләкләрен тапшырды. Тантананы полиция майоры Игорь Логуновны яңа вазифада тәкъдим итү ачты - 1 августтан ул сак бүлеге...

Менделеевскида эш визиты белән Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ "Ведомстводан тыш сак идарәсе" ФДКУ начальнигы Марат Шакиров булып китте.
Ул эчке эшләр бүлегенең актлар залында тантаналы төстә сак бүлегенең иң яхшы хезмәткәрләренә ведомство бүләкләрен тапшырды. Тантананы полиция майоры Игорь Логуновны яңа вазифада тәкъдим итү ачты - 1 августтан ул сак бүлеге начальнигы итеп билгеләнде. Ведомство приказларын ЭЭБ начальнигының шәхси состав белән эш буенча ярдәмчесе эчке служба майоры Ирина Еремеева укыды. Озак еллар дәвамындагы фидакарь хезмәтләре өчен һәм Россия ЭЭМ ведомстводан тыш сакның оешуына 60 ел тулу уңаеннан бүлек начальнигы Игорь Логунов, полициянең взвод командиры урынбасары Исмәгыйль Кәбиров, взводның өлкән полицейские Анатолий Стрелков, взвод полицейские Семен Волков, баш бухгалтер Фәния Минһаҗева, кадрлар буенча белгеч Николай Никифоров, идарә пульты дежурные Галина Иванова юбилей медальләре белән бүләкләнделәр.
Хезмәт бурычларын фидакарь башкарулары, Казанда Универсиадага әзерлек һәм үткәрү чорында иҗтимагый тәртипне тәэмин итү буенча күрсәткән профессионализм һәм инициативалары өчен бүлекнең взвод өлкән полицейские Айрат Газетдиновка, взвод полицейскийлары Игорь Байтуганов һәм Иван Ростовка рәхмәт белдерелде. Ведомстводан сак бүлегенә шулай ук компьютер һәм "LADA GRANTA" машинасы ачкычы тапшырылды.
Полиция полковнигы М.Шакиров бүлекнең шәхси составы игътибарын агымдагы елда оператив эшчәнлек нәтиҗәләренә, җинаятьчелекне профилактикалау максатында бүлекчәләрнең үзара ярдәмләшүенә юнәлдерде.
- Һәм теләк буларак шуны әйтәм: эчке эшләр һәм ведомстводан сак бүлекләре җитәкчеләренә теләктәшлек белдерегез. Бердәм нәтиҗәле эшләү генә уңышка китерәчәк, - дип ассызыклады ведомство башлыгы.
Очрашуны тәмамлап, ул ярдәмнәре һәм хезмәттәшлекләре өчен полиция полковнигы Геннадий Сушков җитәкләгән эчке эшләр бүлегенең шәхси составына рәхмәт белдерде.
Роза Булатова, Динар Бәхтиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Меделеевск Шакиров