Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Шәраб харап итте

Озакка сузылган раштуа каникулларын Г. бик күңелле уздырды. Яшел еланны үз иткән дуслары белән әле аның фатирында, әле таныш-белешләрендә кәеф ачтылар. Гыйнвар уртасы җитүгә карамастан, бер максат белән "төйнәлгән" төркем һаман да таркалмады. Башта трагедия уйналасы кич алдагыларыннан берние белән дә аерылмады. Хәмердәшләр аннан-моннан юнәткән ризык һәм берничә шешә көмешкә...

Озакка сузылган раштуа каникулларын Г. бик күңелле уздырды.
Яшел еланны үз иткән дуслары белән әле аның фатирында, әле таныш-белешләрендә кәеф ачтылар. Гыйнвар уртасы җитүгә карамастан, бер максат белән "төйнәлгән" төркем һаман да таркалмады.
Башта трагедия уйналасы кич алдагыларыннан берние белән дә аерылмады. Хәмердәшләр аннан-моннан юнәткән ризык һәм берничә шешә көмешкә тирәсенә җыелдылар. Юк кына нәрсәдән чыккан бәхәс аларны ике каршы лагерьга бүлде дә куйды. Иренең котырынып сүгенүе һәм тупас этеп җибәрүе чыгырыннан чыгарды аны. Менә шуннан соң нәрсә булганын Г. анык кына хәтерләми дә. Хатынны кулындагы пычакның канга батканын күрү һәм тынычландырырга теләп барысының да аңа ташлануы айнытып җибәрде. Кухня идәнендә канга баткан өйдәшенең хәрәкәтсез яткан гәүдәсен тану барысына да нокта куйды. Күзләре градуслы эчемлектән тонган компаниядән берсе ашыгыч ярдәм чакырды. Әмма, авыр тән җәрәхәтләре алган һәм күп кан югалткан К. икенче көнне хастаханәнең реанимация бүлегендә үлә.
Г. "ире" белән эш материалларыннан күренгәнчә, эт белән песи кебек яшәгән. Моңа кадәр дә кычкырышулар, бер-берсенә кул күтәрү очраклары булган. Ир белән хатынның ызгышлы тормышы, ике атнага якын хәмер парыннан аерылмый яшәүләре, җыелганнар алдында хатынның мәсхәрәләнүе нәтиҗәсе фаҗига белән тәмамлана. Экспертлар ирнең күкрәгендәге ике тирән яра үпкә пәрдәсен тишеп аны җәрәхәтләүгә китерүен һәм кабырга арасында урнашкан вена һәм артериягә зыян килүен, тагын җилкә, тез тирәсендә дә җәрәхәтләр ясалуын ачыклыйлар.
Тоткарланганнан соң Г. гаебен тулысынча таный. Аңа карата зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Менделеевск районы суды карары буенча Г. 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Язма героена тормышын киләчәктә ничек төзү турында уйланырга вакыт күп булачак. Фаҗигалы вакыйга Г. га гыйбрәт булырмы? Анысын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары суд залыннан

2
X