Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Суд приставлары бурычлыларга каршы

Узган чәршәмбедә суд пристав-башкаручылары район башкарма комитеты, идарәче компания һәм "Татгазэнерго" предприятиесе вәкилләре белән берлектә чираттагы рейдка чыктылар. - Районда торак-коммуналь хезмәтләргә бурыч 45 миллион сумга якын тәшкил итә, шуңа күрә без түләмәүчеләр белән эшне яңарттык. Хәзерге вакытта идарәче компания тарафыннан судка бурычлыларга 200 гариза бирелде, тагын 100е әзерләнә -...

Узган чәршәмбедә суд пристав-башкаручылары район башкарма комитеты, идарәче компания һәм "Татгазэнерго" предприятиесе вәкилләре белән берлектә чираттагы рейдка чыктылар.

- Районда торак-коммуналь хезмәтләргә бурыч 45 миллион сумга якын тәшкил итә, шуңа күрә без түләмәүчеләр белән эшне яңарттык. Хәзерге вакытта идарәче компания тарафыннан судка бурычлыларга 200 гариза бирелде, тагын 100е әзерләнә - дип билгели "Нептун" ИК директоры Алмаз Искаков.
Бу көнне суд пристав-башкаручылары ун бурычлыга "кунакка керүне" планлаштырдылар. Эшне җиңеләйтү максатыннан, фатирлар яңа микрорайонда - Тукай һәм Химиклар урамнарындагы йортлардан сайланды. Һәр күпкатлы йортта торак-коммуналь хезмәтләргә түләмәүче ике-өч гаилә бар.
- Бурычлыларга әҗәтләрен каплау таләбе белән йөрү - безнең вазифа. Дөрес, барысы да ишекләрен ачмыйлар. Кагыйдә буларак, кешеләр бурычлары турында күзаллыйлар һәм шуңа качуны кулай күрәләр, үзләренә нәрсә янаганын беләләр, - дип сөйли чираттагы тапкыр тугызынчы катка күтәрелеп суд приставы.
Ә бу бурычлыларга милекне алу белән яный. Чираттагы фатирның ишеген ачмагач, суд пристав-башкаручысы Раил Сафиуллин күршеләренә мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә хуҗаның узган елның декабрендә үк үлгәнлеге ачыкланды. Бу турыда информация ниндидер сәбәпләр аркасында идарәче компаниягә бирелмәгән, ситуация контрольгә алынды.
Ниһаять, суд приставлары бер фатирга керә алдылар. Гаиләнең бурычы зур түгел - егерме меңнән аз гына артык. Алар якын арада банктан ссуда алып бурычларын капларга вәгъдә бирделәр. Суд приставлары бер атнадан тикшерәчәк.
- Бурычлары җыелуга һәр кешенең үз сәбәпләре. Берәүләр шәһәрдә булмаган, икенчеләренең акчасы юк, чөнки хезмәт хакын вакытында бирмиләр... Ләкин, ничек кенә булмасын, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә һәркем түләргә тиеш, су, җылылык һәм электр энергиясе - шул ук товарлар. Түләмәүләр сәбәпле тәэминатчы предприятиеләр банкротлык чигенә чыгарга мөмкин, - дип комментарий бирә Алмаз Искаков. - Без хәлне күрмәмешкә салыша алмыйбыз. Атна саен якынча 50 түләмәүчене судка бирәчәкбез, бурычлыларга башкару кәгазьләре белән суд приставлары киләчәк, бурычның күләме әһәмиятле түгел, 15 мең сум булганнар да "кара исемлеккә" эләгергә мөмкин. Без һәр бурычлы турында беләбез, уңай үзгәрешләрне күрәбез - кеше түли башлый, алга китү булмаганын да исәптә тотабыз - бурыч үсә.
Бер гаиләнең бурычы зур. Элек фатир хуҗасының хезмәт хакыннан тотып калганнар, хәзер, билгесез сәбәпләр аркасында, туктаганнар. Хатыны эшләми, эчә. Суд приставлары бердәнбер кыйммәтле әйбергә - телевизорга арест салдылар.
Бүгенге көнгә биш гаиләнең максималь бурычы бар - 350 меңгә якын. Бурычлылар белән эш дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Суд приставлары бурычлыларга каршы