Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

“Сюрпризлы” посылка колониягә барып җитмәде

Алабуга наркополицейскийлары 10 нчы колония хезмәткәрләре белән берлектә наркотиклар саклаган өчен хөкем ителгән Лобовка билгеләнгән посылкада гашиш тапканнар. Егет ул агуны алу өчен хәйләкәр схема кора. Наркотикларга бәйле дуслары азык-төлек арасында оста яшерелгән наркотикны бернидән шикләнмәгән Котов белән бер камерада утыручының хатынына аның камерадашы Закиров аша тапшырсын өчен, посылка җибәрәләр....

Алабуга наркополицейскийлары 10 нчы колония хезмәткәрләре белән берлектә наркотиклар саклаган өчен хөкем ителгән Лобовка билгеләнгән посылкада гашиш тапканнар.
Егет ул агуны алу өчен хәйләкәр схема кора. Наркотикларга бәйле дуслары азык-төлек арасында оста яшерелгән наркотикны бернидән шикләнмәгән Котов белән бер камерада утыручының хатынына аның камерадашы Закиров аша тапшырсын өчен, посылка җибәрәләр. Котов да, Закиров та анда яшерелгән наркотик турында белмиләр. Бу факт буенча җинаять эше кузгатыла. Фигурантларның фамилияләре үзгәртелде.
Әгәр сезнең наркотиклар тарату яки аларны притоннарда куллану турында мәгълүматыгыз бар икән, Алабугадагы наркоконтроль 3-97-70 ышаныч телефоны аша шалтырата аласыз. Һәр сишәмбе һәм җомга наркотиклар әйләнешенә контроль буенча Россия Федераль службасының ТР буенча идарәсе Алабуга районара бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Айдар Мөхәмәтҗанов Алабуга шәһәре, Пролетарская урамы, 38а йорты адресы буенча 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шәхси кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск 10 нчы колония Наркополицейский