Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Тайгак юлга баскан

А. кечкенәдән хайваннар тормышы белән кызыксынды. Фильм караса да, ниндидер китап укырга уйласа да, күңеленә якын дүртаяклылар турындагыларын сайлый иде. Үз хуҗалыклары белән яшәгән гаиләнең ишегалдында эткә дә, песигә дә урын булды. А. мал тәрбияләү серләренә дә бик иртә төшенде. Хайваннар да малайның аларга карата мәхәббәтен сизәләр иде кебек, урамда...

А. кечкенәдән хайваннар тормышы белән кызыксынды. Фильм караса да, ниндидер китап укырга уйласа да, күңеленә якын дүртаяклылар турындагыларын сайлый иде.
Үз хуҗалыклары белән яшәгән гаиләнең ишегалдында эткә дә, песигә дә урын булды. А. мал тәрбияләү серләренә дә бик иртә төшенде. Хайваннар да малайның аларга карата мәхәббәтен сизәләр иде кебек, урамда очраган һәр эт, песи янәшәсендә була иде. Мәктәпне тәмамлагач, читтән торып белем алырга ният кылган егет, бик теләп унынчы колониягә инструктор-кинолог булып урнашты. Сак бүлегендә эше уңайлы барды, сержант дәрәҗәсенә күтәрелде. Тик ялгышлык кылуы киләчәккә төзегән планнарын челпәрәмә китерде...
Хөкем ителүчеләр арасында төрлесе бар иде. Кемнәрдәндер ул читтәрәк торырга тырышты, кайсылары белән якынаеп та китте. Җәза үтәүче С.ның икенче берәү өчен зонага телефон һәм заряд җайланмасы алып керүен соравын башта кире какты. Эшкә урнашканда аңа учреждениедә хезмәт итүчеләргә каралган кагыйдәләр белән танышырга туры килде. Колониядәгеләргә телефоннан кулланырга да, сакларга да рөхсәт юк иде.
Әмма С. аның баш тартуын ишетмәгәндәй кыланды, һаман төрле сәбәпләр табып, күндерергә тырышты. Кызгану хисенә дә кагылды, кесәңне буш итмәбез дип тә сөйләнде. Хәзер А. нәрсәнең күбрәк тәэсир иткәнен ныклап әйтә дә алмый. Ул ризалашты, әлбәттә, "рәхмәт"кә түгел.
Тик А.ның тырышлыгы нәтиҗәсез булды, җинаяте ачылды. Төптән уйланмыйча эшләгән адымы өчен җавап бирергә туры килде. Үз хатасын һәм гаебен таныган егет суд тикшерүесез чыгарылган хөкем карары белән ризалашты. Ул шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителде. А.ның моңа кадәр хөкемгә тартылмавы, нарколог һәм психиатр учетында тормавы, үз гаебен тулысынча танып тәүбә итүе, балигъ булмаган бала тәрбияләве дә исәпкә алынды.
Әллә холкы йомшак булды, әллә тормыш тәҗрибәсе җитеп бетмәде, А.ның бер ялгыш адымының киләчәккә матур хыялларын юкка чыгаруы гына кызганыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары суд залыннан