Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Телефон өчен кыйнаган

8-14 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән 13 җинаятьнең унбере тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Күзәтчелек" чарасы үткәрелде, 1035 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Акча, акча... Ул һәркемгә дә кирәк. Берәүләр акчаны эшләп алса, явыз ниятлеләр җиңел кәсеп эзли. 9 апрельдә 1991 елгы егет 30 яшьлек ханымның фатирыннан...

8-14 апрель аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән 13 җинаятьнең унбере тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Күзәтчелек" чарасы үткәрелде, 1035 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Акча, акча...
Ул һәркемгә дә кирәк. Берәүләр акчаны эшләп алса, явыз ниятлеләр җиңел кәсеп эзли. 9 апрельдә 1991 елгы егет 30 яшьлек ханымның фатирыннан 25 мең сум акча урлый. Карак тоткарлана, бу вакытта ул акчаның 15 меңен туздырып өлгергән була.
68 яшьлек пенсионер да 1500 сумыннан колак кага. Акчаны 1960 елгы менделеевлы үзләштерә.
Белә торып зыян салу
13 апрельдә өч менделеевлы юл буе кафеларының берсендә сугыш оештыралар һәм милеккә зыян салалар. 1972 елгы иргә чит ил машинасын ремонтлау кыйммәткә төшәчәк. Аңа 52 яшьлек шәһәрле зыян сала: өч тәгәрмәчен һәм тәрәзәсен зарарлый.
Телефон өчен кыйнаган
1984 елгы иргә кәрәзле телефон кирәк була. Ул моның өчен 31 яшьлек менделеевлыны кыйный, мобильнигын ала. Җинаятьче тоткарлана.
Атна дәвамында кыйнауның биш очрагы теркәлде. Зыян күрүчеләр - нигездә хатыннар һәм өйдәшләр.
Административ хокук бозулар өчен 26 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 145 факты ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары криминаль хроника