Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Телефон, фотоаппарат, күлмәк...

25 июнь-1 июль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ун җинаятьнең җидесе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Ягулык-майлау материаллары", "Курорт", "Мәк" операцияләре үткәрелде, 1097 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Тагын машиналар Транспорт средстволары каракларның игътибарын җәлеп итә. 29 июньдә билгесез кешеләр шәһәр ишегалларының берсеннән "Ока"...

25 июнь-1 июль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ун җинаятьнең җидесе тиз арада ачыкланды.

Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Ягулык-майлау материаллары", "Курорт", "Мәк" операцияләре үткәрелде, 1097 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Тагын машиналар
Транспорт средстволары каракларның игътибарын җәлеп итә. 29 июньдә билгесез кешеләр шәһәр ишегалларының берсеннән "Ока" машинасын куып алып китәләр.
1962 елгы менделеевлыдан шулай ук машинасын урлау турында гариза алына. Бу очракта җинаять кылучы тоткарлана.
Сак астыннан качу
Эчке эшләр бүлегенең вакытлыча тоту изоляторыннан качкан 22 яшьлек ир иректә бер генә сәгать йөреп кала. Хәзер аңа бу гамәле өчен дә җавап бирергә туры киләчәк.
Юлларда тыныч түгел
28 июньдә дүрт яшьлек җәяүле зыян күрә: тротуарга кинәт йөгереп чыккан кызчыкны скутер бәрдерә. Зыян күрүче башы яралану, оча сөягенең ябык сынуы диагнозлары белән больницага озатыла.
Җиңел автомобильнең пассажиры буларак зыян күргән 1988 елгы иргә дә медицина ярдәме таләп ителә. Машина шоферы грунт юлыннан барганда идарәне югалта һәм юл читенә каплана. Пассажирының баш мие селкенә, күкрәк читлеге яралана.
Телефон, фотоаппарат, күлмәк...
Узган җидекөнлектә чит милекне урлау белән бәйле өч җинаять теркәлде.
Билгесез карак 1956 елгы шәһәрлегә 1000 сумлык зыян сала - аның кеше яшәми торган өеннән милкен алып чыга. Шәһәр кибетләренең берсеннән ике фотоаппарат урлана. Җинаять кылучының шәхесе әлегә билгеле түгел.
Ә менә 1961 елгы ханым кыңгыр гамәлләре өчен җавап бирәчәк. Ул 49 яшьлек шәһәрленең фатирыннан кәрәзле телефон, күлмәк, ике пар аяк киеме алып чыга.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 21 беркетмә төзелде, тугызы - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 107 очрагы теркәлде, биш шофер машина белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары криминаль хроника