Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Тимер юлдан чыгу урыннарындагы аварияләрдә машина йөртүчеләр гаепле

Агымдагы елның җиде аенда Идел-Чулман регионында тимер юлдан чыгу урыннарында куркынычсызлык белән критик хәл туды. Инде алты юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Гыйнварда Бөгелмә дистанциясенең сакланмый торган Акбаш-Полтавки киселешендә пассажир поезды автомобиль белән бәрелешә. Бер атнадан Зыча-Бигәш тимер юлының 146 нчы километрында МТЗ-82 тракторы поезд астында кала. Тракторчы "ашыгыч ярдәм" килгәнче үлә....

Агымдагы елның җиде аенда Идел-Чулман регионында тимер юлдан чыгу урыннарында куркынычсызлык белән критик хәл туды.
Инде алты юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Гыйнварда Бөгелмә дистанциясенең сакланмый торган Акбаш-Полтавки киселешендә пассажир поезды автомобиль белән бәрелешә. Бер атнадан Зыча-Бигәш тимер юлының 146 нчы километрында МТЗ-82 тракторы поезд астында кала. Тракторчы "ашыгыч ярдәм" килгәнче үлә. Гыйнвар ахырында Никашновка-Круглое Поле юлының 170 нче километрында "Лада Гранта" поездга комачаулык итә.
Яз көне Тихоново-Яр Чаллы тимер юлының 198 нче километрында сәгатенә 30 км белән барган 51 цистерналы йөк поездына ВАЗ-2108 бәрелә. 29 яшьлек машина йөртүче авария урыныннан кача. Һәлакәттә 20 вагон рельстан төшә, шуларның сигезе ава. Составка җиңел углеводлар фракциясе төялгән була. 836 метр озынлыкта юл сафтан чыга. Матди зыян 15 миллион сум тәшкил итә. Майда һәм июльдә тимер юлдан чыгу урыннарында тагын ике бәрелеш теркәлә. Барлык юл-транспорт һәлакәтләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган автохуҗалар гаебе белән чыга.
Куйбышев дирекциясе инфраструктурасының Круглое Поле дистанциясе юлы җитәкчелеге автотранспорт йөртүчеләрне сакланмый торган тимер юлны кисү урыннарына якынлашканда игътибарлы булырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары