Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Түләмәгән өчен – милеккә арест

Район хакимияте, идарәче компания һәм суд приставлары вәкилләре коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен бурычлары булган фатирларга уртак рейд оештырдылар. Аларның максаты - суд карарын гамәлгә ашыру, ягъни фатир хуҗалары милкенә арест салу. - Район халкының бюджетка һәм подряд оешмаларына бурычы 38 миллион сумнан артык, - ди "Нептун" идарәче компаниясе директоры Алмаз...

Район хакимияте, идарәче компания һәм суд приставлары вәкилләре коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен бурычлары булган фатирларга уртак рейд оештырдылар. Аларның максаты - суд карарын гамәлгә ашыру, ягъни фатир хуҗалары милкенә арест салу.
- Район халкының бюджетка һәм подряд оешмаларына бурычы 38 миллион сумнан артык, - ди "Нептун" идарәче компаниясе директоры Алмаз Искаков.
Бу җитди проблема. Бурычлар торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын һәм тотрыклылыгын куркыныч астына куя. Түләүләр кермәгәндә, капиталь гына түгел, агымдагы ремонт та ясау мөмкин түгел. Җылылыкка, суга һәм электр энергиясенә түләүләр алмагач, предприятиеләрнең банкротлыкка чыгу куркынычы арта, моннан барлык халык зыян күрәчәк.
Суд приставы башкаручысы Леонид Иванов сүзләренчә, бурыч 100 суммы, яки берничә миллионмы - милеккә арест салырга була. Аны башкарма производствоның теләсә кайсы этабында, хәтта ирекле рәвештә бурыч түләү вакыты чыккач та үтәргә мөмкин.
Торак-коммуналь система хезмәткәрләренең күп мәртәбә язмача һәм телдән искәртүләре бар кешегә дә бер төрле йогынты ясамый. Бер фатир хуҗасының бурычы 38 мең сумга җыела. Яшь гаиләнең баласы бар, шуңа да карамастан, милеккә арест салына. Быел февральдә сатып алынган нетбук - фатирдагы бердәнбер кыйммәтле әйбер. Телевизорлары хуҗаларныкы түгел. Суд приставлары документ рәсмиләштереп, компьютерны алып чыгалар. Мондый очракларда барлык милеккә арест салына.
- Без көнкүреш өчен мөһим әйберләрне - гаилә әгъзасына берәр исәбеннән табак-савыт, өстәл, урындык, һәм карават калдырабыз. Яшь бала булганлыктан, бу очракта суыткычка кагылмадык, - ди Леонид Алексеевич.
Нетбук бәясе 8-9 мең сум тәшкил итә. Бу сумма бурыч түләү хисабына китәчәк. Закон нигезендә фатир хуҗалары милеккә арест салынудан ун көн эчендә суд приставлары гамәлләренә ризасызлык белдерә алалар.
Комиссия бу көнне тагын берничә фатирда булды. Мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк. Һәр кулланучы суд приставлары белән очрашуны булдырмый калу мөмкинлеген аңларга тиеш. Моның өчен счетларны вакытында түләргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары кеше џђм закон

2
X