Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Тормозы тотмаган...

Дүшәмбе көнне 20.30 сәгатьтә «Нефаз» автобусы «1000 төрле вак-төяк» кибете янында тукталышны, аннан соң фонарь баганасын бәрдерә. Якынча версия буенча, 27 ел аварияләрсез эшләгән шофер идарәне югалта, автобусның двигателе сүнеп, пневматик тормоз тотмый башлый. АТП карамагындагы автобус «КамАЗ-Металлургия» предприятиесеннән вахта алып кайта. Бәхеткә, кешеләрнең күпчелеге «Химик» ССК янында төшкән була....

Дүшәмбе көнне 20.30 сәгатьтә «Нефаз» автобусы «1000 төрле вак-төяк» кибете янында тукталышны, аннан соң фонарь баганасын бәрдерә.
Якынча версия буенча, 27 ел аварияләрсез эшләгән шофер идарәне югалта, автобусның двигателе сүнеп, пневматик тормоз тотмый башлый. АТП карамагындагы автобус «КамАЗ-Металлургия» предприятиесеннән вахта алып кайта. Бәхеткә, кешеләрнең күпчелеге «Химик» ССК янында төшкән була.
ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Тәлгат Фазлыев сөйләвенчә, авариядә җиде пассажирның өчесе зыян күрә, шуларның берсен баш мие селкенү диагнозы белән больницага озаталар, калганнарына урында ярдәм күрсәтелә. Бу вакыттта тукталышта да кешеләр булмый. Автобус механик зарарлану ала, шәһәр хуҗалыгына матди зыян килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тормозы тотмаган...