Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Травмасыз һәм маҗарасыз җәйге каникуллар “Игътибар – балалар!”

Бөтенроссия профилактик акция старт алды. Гамәл җәйге каникуллар чорында балаларны юл транспорт җәрәхәтләреннән саклап калу максатыннан оештырылды. Узган елның яз-җәй этабында оештырылган акцияне анализлау балигъ булмаганнар катнашында юл һәлакәтләре артуын ача. Велосипедчылар 23, скутерда йөрүчеләр 8 авариягә сәбәпче булганнар, шуларда 31 бала җәрәхәт алган, берсе һәлак булган. 2013 елның өч...

Бөтенроссия профилактик акция старт алды. Гамәл җәйге каникуллар чорында балаларны юл транспорт җәрәхәтләреннән саклап калу максатыннан оештырылды.
Узган елның яз-җәй этабында оештырылган акцияне анализлау балигъ булмаганнар катнашында юл һәлакәтләре артуын ача. Велосипедчылар 23, скутерда йөрүчеләр 8 авариягә сәбәпче булганнар, шуларда 31 бала җәрәхәт алган, берсе һәлак булган. 2013 елның өч аенда республикада 221 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 243 бала тән җәрәхәте алган, унысы үлгән. Агымдагы елның дүрт аенда юлларда һәм шәһәр урамнарында балалар катнашында 108 авария булган һәм 129ы җәрәхәтләнгән, 6 сы һәлак булган. Шул чорда җәяүле балалар катнашында 55 авария теркәлгән, аларда 57 җәрәхәт алган, 1 бала һәлак булган.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев белдерүенчә, пассажир балалар белән дә һәлакәтләр саны кимүгә бармый. Республика буенча статистика шуны күрсәтә - 52 авариядә 71 бала җәрәхәтләнгән, 5 бала һәлак булган.
Акция кысаларында "Бала - төп пассажир" дигән декада уздырылачак. Автоинспекция хезмәткәрләре кагыйдә бозучыларны ачыклау максатыннан рейдлар оештыра. 19 июньгә кадәр дәвам иткән гамәл барышында профилактик эшкә зур игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск ДАИ тђрђзђсе Автоинспекция