Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Тәртип урнаштыру – уртак бурыч

Дүшәмбе көнне район башлыгы Игорь Привалов рәислегендә район активы катнашында хокук саклау органнарының координацион киңәшмәсендә җинаятьчелекне профилактикалау, эчкечелеккә каршы көрәш, гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле актуаль мәсьәләләр каралды. Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов, Россия ЭЭМ район бүлеге начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков, Суд приставлары федераль службасының Менделеевск районара бүлеге начальнигы...

Дүшәмбе көнне район башлыгы Игорь Привалов рәислегендә район активы катнашында хокук саклау органнарының координацион киңәшмәсендә җинаятьчелекне профилактикалау, эчкечелеккә каршы көрәш, гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле актуаль мәсьәләләр каралды.
Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов, Россия ЭЭМ район бүлеге начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков, Суд приставлары федераль службасының Менделеевск районара бүлеге начальнигы Вячеслав Коровин, Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Алабуга районара җитәкчесе Константин Ачаев президиумда урын алдылар.
Агымдагы елның тугыз аендагы эшчәнлек торышы белән прокурор Айрат Галимәрдәнов таныштырды.
Ул билгеләп үткәнчә, ел башыннан 372 җинаять теркәлгән, 2011 ел белән чагыштырганда 11,8 процентка кимрәк.
Авыр җинаятьләр саны 32 очрактан 22 гә кимегән. Әмма аеруча авыр җинаятьләр арткан (5 тән 33 кә), бу балигъ булмаганнарга карата җенси бозыклык кылган гражданин Б.га карата 23 җинаять эше кузгату белән бәйле. Монан тыш, биш үтерү һәм ике һөҗүм итеп талау теркәлде. Урлашу - еш кылына торган җинаятьләр исәбендә: 10 айда теркәлгән 116 урлашуның 74 очрагы ачыкланды, ачыклану дәрәҗәсе - 56,1%, алдагы ел белән чагыштырганда 10 процентка түбәнрәк. Балалар җинаятьчелеге 15 тән 22 очракка җитте, бу тиешле бүлек, орган һәм службаларның тәрбиягә авыр бирелә торган балаларга профилактик чараларны сыйфатлы башкармавын дәлилли. Элек хөкем ителгәннәр тарафыннан(131) һәм исерек килеш кылынган җинаятьләрнең чагыштырма авырлыгы югары булып кала.
Кыңгыр эшләрне профилактикалау максатында район Советы тарафыннан сигез максатчан программа кабул ителде. Прокурор кисәтүе буенча аларның кайберләренең гамәлгә ашыру вакыты узып бара.
Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов барлык программалар төзәтмәләрне исәпкә алып, депутатларның даими комитетлары утырышларында тикшереләчәк дип ышандырды.
- Аларны ел саен кабатлауның мәгънәсе юк. Программаларны кабат эшкәртеп, район Советы утырышында кабул итәргә кирәк, - диде ул.
Район территориясендә ирекле халык дружинасы эшчәнлеге турында Геннадий Сушков сөйләде.
Аның сүзләренчә, җәмәгать тәртибен саклауга 51 хезмәт коллективы әгъзасы җәлеп ителде. Дружиначыларның гомуми саны - 371 кеше.
- Эчке эшләр органнарын реформалаштыру һәм хезмәткәрләр санын оптимальләштерү сәбәпле, хокук тәртибен тәэмин итүдә район халкына, өлешчә алганда, ирекле халык дружинасына өмет баглыйбыз. Халык дружиналарының җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләмәве - җинаятьчелек артуның төп сәбәпләренең берсе, җинаятьләрне ачуда аларның катнашы 20 процентка төште, административ хокук бозулар буенча - 26,8 процентка.
"Форпост" үзәгенә йөрүчеләр билгеле күләмдә эш башкара. Районда 243 кешелек 25 яшьләр, студентлар, мәктәп укучылары отрядлары эшли. Җирле үзидарә органнары тарафыннан ирекле халык дружинасы эшчәнлегенә контрольне көчәйтү, предприятие һәм оешмаларда эшне тиешенчә оештыру, халык дружиначыларын матди һәм әхлакый стимуллаштыруның төрле формаларын куллану, җәмәгать тәртибен саклау буенча чараларда актив катнашучыларны бүләкләү, хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмый калуны оештыруны тәкъдим итәм.
- Исем өчен генә эшләмәгез. Шәһәрдә һәм авылларда тәртип урнаштыру - уртак бурыч, - диде Игорь Привалов йомгаклау сүзендә. - Район инвесторларны, спортчыларны, туристларны, кунакларны җәлеп итә. Күмәк тырышлык нәтиҗәсендә уртак йортыбызны үрнәк, чиста һәм куркынычсыз итүгә ирештек.
Киңәшмә азагында карар кабул ителде.
Л.Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кеше џђм закон