Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Төшке ашка – каһвә һәм шоколад...

21-27 гыйнвар аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән җиде җинаятьнең бишесе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Хуш, корал", "Таныштырырга рөхсәт итегез" операцияләре үткәрелде, 1025 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Тагын кәрәзле телефоннар Хәзер бу замана техникасы белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Ләкин шулай да аңа кызыгучылар кимеми: 1952 елгы...

21-27 гыйнвар аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән җиде җинаятьнең бишесе тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Хуш, корал", "Таныштырырга рөхсәт итегез" операцияләре үткәрелде, 1025 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Тагын кәрәзле телефоннар
Хәзер бу замана техникасы белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Ләкин шулай да аңа кызыгучылар кимеми: 1952 елгы шәһәрленең фатирыннан мобильнигын урлыйлар, ә 17 яшьлек егетнекен алдау юлы белән алалар. Соңгы очракта җинаять кылуда 64 яшьлек пенсионерка гаепләнә.
Төшке ашка - каһвә һәм шоколад...
"Экопром" ҖЧҖгә 26 мең сумлык зыян килә: билгесез караклар җәмгыять карамагындагы ике чүп контейнерын урлыйлар.
Әлегә шәхесләре ачыкланмаган ир белән хатын 26 гыйнварда төшке ашка шоколад ашап каһвә эчкәннәрдер. Алар шәһәр кибетләренең берсеннән бу продуктларны 2630 сумлык урлыйлар.
Иминлек - кагыйдәләрне үтәүдә
26 гыйнварда Яр Чаллы-Менделеевск автоюлының 11 нче километрында булган авариядә пассажир зыян күрә.
1986 елгы җиңел машина йөртүче трассада тизлекне арттыра, каршы як полосага чыгып, Газ-2747 машинасына бәрелә. Җиңел машина пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән больницага озатыла.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 46 беркетмә төзелде, шуларның 12се - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 97 очрагы теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары криминаль хроника