Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Тукта, машина

Суд приставлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектәге рейд вакытында менделеевлының магнитола һәм кәрәзе телефонына арест салдылар. Бурычлыларны ачыклау буенча уртак рейд Менделеевскидан чыгу юлында оештырылды. Юл хәрәкәте инспекторы машинаны туктата, йөртүчедән таныклыгын күрсәтүне сорый, шул вакытта пристав реаль вакыт режимында махсус мәгълүматлар базасында әҗәте барлыгын тикшерә. Бу категориягә юл хәрәкәте кагыйдәләрен...

Суд приставлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектәге рейд вакытында менделеевлының магнитола һәм кәрәзе телефонына арест салдылар.

Бурычлыларны ачыклау буенча уртак рейд Менделеевскидан чыгу юлында оештырылды. Юл хәрәкәте инспекторы машинаны туктата, йөртүчедән таныклыгын күрсәтүне сорый, шул вакытта пристав реаль вакыт режимында махсус мәгълүматлар базасында әҗәте барлыгын тикшерә. Бу категориягә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлылар, алименттан качып йөрүчеләр, кредит, салым, ТКХ өчен бурычлылар керә. Инспекторлар документларга, кечкенә пассажирларны йөртү җайланмаларына, куркынычсызлык каешларына аерым игътибар бирәләр.

- Рейд барышында ЮХИДИ линиясе буенча түләнмәгән штрафлар булуы ачыкланды. Түләмәүчеләрнең берсеннән магнитола һәм кәрәзле телефон алынды. Икенче транспорт хуҗасы хәлне тулырак ачыклау өчен бүлеккә озатылды, - ди пристав-башкаручы Валентина Филатова.

Рейдлар дәвам итә. Өстәмә административ җәзага тартылмас өчен, штрафларны һәм бурычларны вакытында түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев