Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Утырыр, уйланыр...

18 яшьлек менделеевлы В.Котинның яшьтәшләре киләчәккә планнар коралар, укырга керергә хыялланалар, армиягә баралар. Ә Василий ике елын гомуми режимдагы колониядә уздырачак. Яшь егетне хөкем ителүчеләр эскәмиясенә нәрсә алып килә? Җавап баналь - алкоголь, закон һәм намус кушканча яшәргә теләмәү. В.Котин профилактик исәптә 2011 елдан тора, укырга теләми, техникумга дәресләргә йөрми,...

18 яшьлек менделеевлы В.Котинның яшьтәшләре киләчәккә планнар коралар, укырга керергә хыялланалар, армиягә баралар. Ә Василий ике елын гомуми режимдагы колониядә уздырачак.
Яшь егетне хөкем ителүчеләр эскәмиясенә нәрсә алып килә? Җавап баналь - алкоголь, закон һәм намус кушканча яшәргә теләмәү.
В.Котин профилактик исәптә 2011 елдан тора, укырга теләми, техникумга дәресләргә йөрми, вакытын эчә торган өлкән иптәшләре янында үткәрүне кулай күрә.
2013 елның җәйге кичендә дә маҗара эзләп ул таныш хатынының фатирына килә. Зурлар компаниясе өстәл артында аракы һәм сыра эчеп, вакытларын "күңелле" уздыра. Үсмерне дә түргә чакыралар. Яшь кунакка шешәдәшләрнең берсе ясаган кисәтү конфликт өчен сәбәп була. В.Котин мәхлукны шундый итеп кыйный, тегесе операциядән соң реанимация бүлегендә генә аңына килә. "Бавыры зарарлану, ябык баш сөяге-ми җәрәхәте, баш мие селкенү" - мондый диагноз гаугачының гамәлләрен тормыш өчен куркыныч булганын белә торып сәламәтлеккә зыян салу маддәсе белән билгели. В.Котин гаебен таный һәм үкенә. Гөлнирә Маннапова рәислегендәге суд аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгара.
Шартлы хөкем ителү чорында үсмер тиешле нәтиҗә ясамый - укырга йөрми, эчүчелек белән шөгыльләнә. Аның тәртибе күп тапкырлар профилактик Советта һәм балигъ булмаганнар эше комиссиясендә тикшерелә. Җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре җәзаны җитдирәккә алыштыру перспективасы турында язма рәвештә кисәтәләр. РФ Җинаять-башкарма кодексының 46 нчы маддәсе 3 нче өлеше белән хөкем үтәү тәртибен һәм шартларын кабат бозучы "Явыз ният белән качып йөрүче" дип таныла.
ҖБИ начальнигының шартлы хөкем ителүне алыштыру турында беренче күрсәтмәсе судка февральдә җибәрелә. Егеткә уйлану өчен соңгы шанс бирелә. Ләкин В.Котин аннан файдаланмый, хөкем шартларын үтәми, административ хокук бозу кыла. Суд ҖБИ начальнигы вазифаларын башкаручы Лариса Саберованың кабат күрсәтмәсен канәгатьләндерә, һәм суд карары үз көченә керә.
Вакыйгада фамилияләр үзгәртелде.
Артём Сутягин, ҖБИ өлкән инспекторы
Роза Шәрәфиева, безнең корреспондент

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск суд залыннан алкоголь

2
X