Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кырым приставлары – Менделеевскида стажировкада

Кырым Республикасының Суд приставлары федераль службасы Идарәсе делегациясе Менделеевскида булып китте. Бүлек начальнигы - баш суд приставы Вячеслав Коровин җитәкчелегендә суд приставлары Кырым коллегаларын җылы кабул иттеләр. Кунаклар чәй табыны артында әңгәмә кордылар, бина буйлап экскурсия ясадылар, хезмәткәрләр белән таныштылар. Кырымлыларны бүлек җитәкчесе кабинетындагы стенаны бизәгән грамоталарның һәм рәхмәт хатларының...

Кырым Республикасының Суд приставлары федераль службасы Идарәсе делегациясе Менделеевскида булып китте.
Бүлек начальнигы - баш суд приставы Вячеслав Коровин җитәкчелегендә суд приставлары Кырым коллегаларын җылы кабул иттеләр. Кунаклар чәй табыны артында әңгәмә кордылар, бина буйлап экскурсия ясадылар, хезмәткәрләр белән таныштылар. Кырымлыларны бүлек җитәкчесе кабинетындагы стенаны бизәгән грамоталарның һәм рәхмәт хатларының күплеге тәэсирләндерде. Чөнки коллектив соңгы ун ел дәвамында һөнәри бәйгеләрдә җиңүләр яулый.
Практик шөгыльләр барышында судьяларның һәм суд процессында катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, тикшереп бетерү һәм җинаять эшләре сроклары буенча суд приставлары эшен оештыру мәсьәләләре каралды. Алиментлар түләттерүгә, бурычлыларның милкенә арест салуга аерым игътибар бирелде. Һәр хезмәткәр эш урынында үз эшчәнлеге юнәлеше белән таныштырды.
- Суд приставына яхшы аналитик, стратег һәм тактик булу мөһим, - дип яшь коллегалары белән тәҗрибәсен бүлешә Вячелав Игоревич. - Без эшебезне кабат шикаятьләр булмаслык итеп оештырабыз. Шикаять алынган икән, вакытны сузмагыз, шунда ук тикшерүгә керешегез. Кешене чакырыгыз, әңгәмә корыгыз, проблеманың эченә карагыз.
Очрашу истәлеккә фотога төшү һәм контактлар алмашу белән тәмамланды.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Суд Кырым

2
X