Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яхшы ният җинаять белән пычранды

Анатолий ана назын күреп үсмәде. Малайга биш яшь тулганда әнисе авыр хастадан дөнья куйды. Беренче сыйныфны тәмамлаган Настя белән Толя әтиләре карамагында калды. Йортыңа хатын-кыз кирәк, дип өндәүчеләр дә, таныштырырга теләүчеләр дә булды. Тик әтисенең әллә башкаларга күңеле ятмады, әллә сабыйларына чын ана булмас дип шикләнде. Балалар кечкенәрәк чакта туганнары...

Анатолий ана назын күреп үсмәде. Малайга биш яшь тулганда әнисе авыр хастадан дөнья куйды.
Беренче сыйныфны тәмамлаган Настя белән Толя әтиләре карамагында калды. Йортыңа хатын-кыз кирәк, дип өндәүчеләр дә, таныштырырга теләүчеләр дә булды. Тик әтисенең әллә башкаларга күңеле ятмады, әллә сабыйларына чын ана булмас дип шикләнде. Балалар кечкенәрәк чакта туганнары ярдәм кулы сузды, Настя, үсә төшкәч, акрынлап йорт мәшәкатьләрен үз җилкәсенә алды. Хәзер үзенең гаиләсе бар, кечкенә кызчыкларын тәрбиялиләр. Барысы да яхшы кебек иде. Анатолий мәктәптә уртача гына укыды, машина йөртүче һөнәрен үзләштерде. Тик эшкә урнашкан коллективларда озакка тоткарланмады. Ялкау да түгел, тыңлаучан да, әллә кеше белән аралаша белү җитми... Соңгы вакытта әле тегендә сугылып, әле монда бәрелеп, күңел ачкалап йөри башлады.
Апасының шалтыратуы Анатолийның тынычлыгын җуйды. Әтисенә ныклап салкын тигән, пневмония белән хастаханәгә эләккән. Кызмача егет, инде төн булуга карамастан, юлга чыгарга ниятләде. Теге танышына шалтыратты, бусына - әмма, һәркайсы сәбәп табып, күрше республикага барудан баш тартты. Йөрәгендә әни дә, әти дә урынын биләгән атасы белән Анатолий тыгыз аралашып үсте, бар җиргә икәүләп йөрделәр, хуҗалык эшләрен бергә башкардылар. Әтисен тизрәк кайтып күрәсе, ничек тә ярдәм итәсе килүе, авыру өчен хафалануы егетне кирәкмәгән адымга этәрде. Машина таба алмасына инанган егет шәһәр йортларының берсе ишегалдына торган "Жигули" янына килеп басты. Нишләргә, такси гына яллар иде, акчасы юк. "Ни булса шул була", дип, машина ишеген ачып, кабинага утырды. Кабызу җаен тиз тапты, юкка гына шоферлыкка укымады ич. Ике сәгать үтүгә районнарына кайтып җиткән Анатолий, әтисенең хәле яхшырганын белгәч, тынычлап йокларга ятты. Иртән ишегалларында чит "Жигули" күргәч, йөрәге "жу" итте, җинаять эзен юк итү теләге белән машинаны запчастька сатарга карар чыгарды. Тик полиция Анатолийның эзенә тиз төште. Җинаятьченең эше судка тапшырылды.
Резедә Шәйхетдинова, эчке эшләр бүлеге начальнигының халык белән эшләү буенча ярдәмчесе
Фәймә Вахриева, үз корреспондентыбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары суд залыннан