Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Янау коралы – балта

12-18 май аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән җиде җинаятьнең алтысы тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан законсыз алкоголь сатуга, террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Нелегал" операциясе үткәрелде, халыктан 92 гариза алынды. Административ хокук бозулар буенча 23 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 200 очрагы ачыкланды, исерек килеш машина...

12-18 май аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән җиде җинаятьнең алтысы тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан законсыз алкоголь сатуга, террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Нелегал" операциясе үткәрелде, халыктан 92 гариза алынды.
Административ хокук бозулар буенча 23 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 200 очрагы ачыкланды, исерек килеш машина белән идарә иткән җиде шофер тоткарланды.
Бриллиантлы алтыннар
Билгесез карак зәркән кибетенә 160 мең сумга якын зыян сала: ул бриллиантлы алтын йөзек һәм шундый ук ташлы алтын алка урлый.
Район авылларының берсендә 1984 елгы ир 46 яшьлек ханымның кәрәзле телефонын үзләштерә, өеннән азык-төлек чәлдерә.
Йортсыз калган
Сүз бакчачылык ширкәтендәге йорт турында гына барса да, 1964 елгы менделеевлы ун мең сум зыян күрә. Шәхси милеккә ут төртүдә гаепләнүче кулга алына.
Янау коралы - балта
1966 елгы ир 23 яшьлек кызга үтерү белән яный, сүзләрен куәтләп, кулына балта да ала. 1983 елгы менделеевлы көчен элеккеге хатынына куллана: аның башына суга, пычак белән яный. 1972 елгы ханым өйдәшеннән тукмаклар ала. Гүзәл затлар да кул сугышында сынала: шәһәр кибетләренең берсе янында ике ханым арасында чыккан низагта берсе кыйналуга дучар була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделеевк Бриллиантлы алтыннар