Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Янгын ликбезы: урманда куркынычсыз ял итәргә

Ял көннәрендә табигать кочагына чыгарга җыенабыз. Ләкин республикада махсус янгынга каршы режим кертелгән дип ишеттем. Без нинди кагыйдәләрне сакларга тиеш? Газета укучының соравына күзәтчелек бүлеге тикшереп белүчесе Фёдор Галанин җавап бирә. - Безнең һәрберебез озын кыш дәвамында урманда җиләк һәм гөмбә җыю, елга буенда кызыну өчен җәй җитүен көтте. Урман...

Ял көннәрендә табигать кочагына чыгарга җыенабыз. Ләкин республикада махсус янгынга каршы режим кертелгән дип ишеттем. Без нинди кагыйдәләрне сакларга тиеш?
Газета укучының соравына күзәтчелек бүлеге тикшереп белүчесе Фёдор Галанин җавап бирә.
- Безнең һәрберебез озын кыш дәвамында урманда җиләк һәм гөмбә җыю, елга буенда кызыну өчен җәй җитүен көтте. Урман - безнең байлыгыбыз, һәм аны янгыннардан саклау - дәүләт әһәмиятендәге бурыч. Еш кына табигатьтә ял итүчеләр үзләреннән соң чүп өемнәре калдыралар, учак ягалар, төпчекләр ташлыйлар. Статистика күрсәткәнчә, урманнарда янгын ут белән саксыз кыланудан чыга. Нәтиҗәдә уннарча һәм йөзләрчә урман мәйданына зыян килә, кошлар, хайваннар һәлак була. Урман янгыннары белән көрәшү янгын частьларының ерак урнашуы, урман юлларының начар булуы, янгынчыларны су белән тәэмин итә алмау аркасында кыенлаша. Урманга барганда, элементар кагыйдәләрне үтәү зарур: урман массивларында тәмәке тартмагыз, чүп яндырмагыз, учак якмагыз.
Учакны моның өчен билгеләнгән махсус урыннарда гына ягарга була. Янгынны кисәтү җиңелрәк, ут хаталарны кичерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Статистика