Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ышан, ләкин тикшер

Эчке эшләр органнары хөкем җәзасы үтәп кайтканнарга карата административ күзәтү башкара. Административ күзәтү 2011 елның 25 мартында Дәүләт Думасы кабул иткән федераль закон нигезендә ирегеннән мәхрүм ителү урыныннан азат ителеп кайткан һәм авыр, аеруча авыр җинаять кылганнарның суд карары буенча җәза үтәү вакыты узмаганнарга, яки балигъ булмаганнарга карата аңлы рәвештә...

Эчке эшләр органнары хөкем җәзасы үтәп кайтканнарга карата административ күзәтү башкара.
Административ күзәтү 2011 елның 25 мартында Дәүләт Думасы кабул иткән федераль закон нигезендә ирегеннән мәхрүм ителү урыныннан азат ителеп кайткан һәм авыр, аеруча авыр җинаять кылганнарның суд карары буенча җәза үтәү вакыты узмаганнарга, яки балигъ булмаганнарга карата аңлы рәвештә кыңгыр эш башкарганнарга, шулай ук рецидивка нигез булганда суд тарафыннан башкарыла. Әгәр зонадан кайткан шәхес җенси кагылсызлык һәм балигъ булмаганнарның җенси ирегенә кагылышлы җинаять, шулай ук куркыныч рецидив кыңгыр эшләр кылганда административ күзәтү югарыда күрсәтелгән нигез булмаганда да үткәрелә.
Зонада җәза үтәү вакытында билгеләнгән тәртипне тупас бозучы, яки азат ителгәннән соң бер елда ике һәм аннан да күбрәк халык куркынычсызлыгы, сәламәтлегенә һәм иҗтимагый әхлакка, җәмәгать тәртибенә зыян салучы хокук бозуны башкарганда административ күзәтүгә куела. Административ күзәтү зонадан кайтканнарның хокук бозуны һәм җинаять эшләвен кисәтү, дәүләт һәм иҗтимагый мәнфәгатьләрне яклау максатында андый кешеләргә профилактик йогынты күрсәтү өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Ышан, лђкин тикшер