Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ышанучаннар мошенникларның күз уңында

Полиция хәбәр итүенчә, соңгы вакытта мошенниклыкның яңа төре барлыкка килде. Аферистлар документларын югалту турында игълан бирүчеләргә шалтыратып, билгеле бер сумма түләү хакына аларны кире кайтарырга тәкъдим итәләр. Бу гамәлнең корбаны мошенникларга акча күчерүгә, алар шалтырауларга җавап бирүне туктаталар. Мондый хәлләр инде беркемне дә гаҗәпләндерми. Һәр очракта алар бер төрле тәмамлана:...

Полиция хәбәр итүенчә, соңгы вакытта мошенниклыкның яңа төре барлыкка килде. Аферистлар документларын югалту турында игълан бирүчеләргә шалтыратып, билгеле бер сумма түләү хакына аларны кире кайтарырга тәкъдим итәләр. Бу гамәлнең корбаны мошенникларга акча күчерүгә, алар шалтырауларга җавап бирүне туктаталар.
Мондый хәлләр инде беркемне дә гаҗәпләндерми. Һәр очракта алар бер төрле тәмамлана: акча мошенниклар кулына эләгә, ә ышанучан, нигездә өлкән яшьтәге кешеләр, "коры" калалар. Менә берничә мисал. Билгесез кеше Түбән Осланда яшәүче пенсионерга шалтырата һәм, интернетта басылган игълан буенча бал сатып алу сылтавы белән, зыян күрүченең банк картасындагы 35 мең сумына ия була.
Икенче очракта мошенник кәрәзле телефоннан Әлмәттә яшәүче пенсионер әбигә шалтырата, Авито сайтында ишетү аппараты сату турында игъланны нигез итеп, карта мәгълүматларын сорый. Аннан 13000 сум акча "юкка чыга". Тагын бер мошенник банк картасын блокада ясаудан азат итү сылтавы белән, игътибарсыз татарстанлыдан 53 мең сум акча каерып ала.
Гаҗәпкә каршы, полицейскийлар массакүләм мәгълүмат чараларында кабат-кабат кисәткән башка мошенниклык төрләре дә очрый. Меңләгән россияле бу аферистлардан зыян күрде. Әмма һәркем үз ялгышларында өйрәнүне кулай күрә. Аферист пенсионерның өй телефонына шалтырата. Полициягә эләккән улына ярдәм итү нияте белән, зыян күрүче билгесез ир-егеткә тапшырган 170 мең сумны ялган юл белән үзләштерә.
Кешеләрнең ышанучан һәм саксызлык мисаллары бихисап. Аларга Мәскәү, Самара, Рязань өлкәсе һәм башка регионнардан, шәһәрләрдән шалтыраталар. Полицейскийлар уяу булырга, андыйлар кармагына эләкмәскә һәм банкка, имеш бәлагә эләккән дигән туганнарына шалтыратып, бу мәгълүматны тикшерергә өндиләр. Әгәр шулай эшләмәсәләр, пенсионерларның үзләренә дә бәладән һәм күңелсезлекләрдән котылу мөмкинлеге юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары мошенниклар