Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Йодрык көче

28 гыйнвар-3 февраль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән биш җинаятьнең дүртесе тиз арада ачыкланды. Бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Хуш, корал", "Таныштырырга рөхсәт итегез" операцияләре үткәрелде, 1025 берәмлек автотранспорт тикшерелде. Җавап тотачак 1 февральдә шәһәр фатирларының берсендә 1981 елгы вакытлыча эшләмәүче, берничә тапкыр хөкем ителгән менделеевлы 54 яшьлек ханымны кыйный, аннан...

28 гыйнвар-3 февраль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән биш җинаятьнең дүртесе тиз арада ачыкланды.
Бүлекнең шәхси составы тарафыннан "Хуш, корал", "Таныштырырга рөхсәт итегез" операцияләре үткәрелде, 1025 берәмлек автотранспорт тикшерелде.
Җавап тотачак
1 февральдә шәһәр фатирларының берсендә 1981 елгы вакытлыча эшләмәүче, берничә тапкыр хөкем ителгән менделеевлы 54 яшьлек ханымны кыйный, аннан соң көчли. Җинаятьче бу гамәлләре өчен закон каршында җавап тотачак.
Йодрык көче
1967 елгы ир подъездда 50 яшьлек исерек танышы белән бәхәскә керә. Кызып китеп, аның битенә суга, тегесе баскычтан егыла. Нәтиҗәдә кулының ябык сынуы, ирене җәрәхәтләнү диагнозлары белән больницага озатыла.
Административ хокук бозулар өчен 44 беркетмә төзелде, шуларның 21е - җәмәгать урыннарында исерек килеш күренгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 108 очрагы теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары криминаль хроника