Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

“Юл ашыгуны яратмый”

12 нче балалар бакчасында "Тормышны сакла! Тизлекне кимет!" девизы астында Бөтендөнья юл хәрәкәте куркынычсызлыгы глобаль атнасына әзерлек кысаларында шундый исемдә акция узды. Ул районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе бүлекчәсе начальнигы яклавында мөдир Татьяна Гәзизова җитәкчелегендәге педагогик коллектив инициативасы буенча оештырылды. Әлеге акциядә мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр остазлары Людмила Евдокимова һәм...

12 нче балалар бакчасында "Тормышны сакла! Тизлекне кимет!" девизы астында Бөтендөнья юл хәрәкәте куркынычсызлыгы глобаль атнасына әзерлек кысаларында шундый исемдә акция узды.


Ул районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе бүлекчәсе начальнигы яклавында мөдир Татьяна Гәзизова җитәкчелегендәге педагогик коллектив инициативасы буенча оештырылды. Әлеге акциядә мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр остазлары Людмила Евдокимова һәм Зөһрә Гәлиәхмәтова белән берлектә катнаштылар. ЮХИДИ бүлекчәсе дәүләт инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Айрат Гасыймов билгеләвенчә, мондый акцияләр транспорт йөртүчеләрне куркынычсыз тизлек режимын сайларга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауга игътибарны юнәлтә.


Акция оештыру алдыннан зур әзерлек эшләре алып барылды: педагоглар ата-аналар белән берлектә һәр өйдән балалар бакчасына кадәр куркынычсыз маршрут схемасын төзеделәр, шофёрларга өндәмәләр белән плакатлар әзерләделәр. Тәрбиячеләр балалар һәм ата-аналар белән берлектә юлларда куркынычсыз тәртип нигезләрен формалаштыру буенча эшчәнлекнең төрле формаларын кулланалар. Алар транспорт йөртүчеләр балаларга карата битараф калмаслар һәм тәрбияләнүчеләре юлларда бәлагә тарымаслар дигән ышаныч белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев