Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Юл сакчылары

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре 3 июльдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләделәр. Юл сакчысы булу гади миссия түгел. Бу - елның теләсә кайсы вакытында һәм теләсә нинди һава шартларында урамда служба алып бару, экстрен хәлләрдә тиз арада карарлар кабул итү, юл һәлакәтендә зыян күрүчеләргә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтә белү. 1983 елдан...

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре 3 июльдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләделәр.
Юл сакчысы булу гади миссия түгел. Бу - елның теләсә кайсы вакытында һәм теләсә нинди һава шартларында урамда служба алып бару, экстрен хәлләрдә тиз арада карарлар кабул итү, юл һәлакәтендә зыян күрүчеләргә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтә белү.
1983 елдан автоинспекторларның эшен ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция подполковнигы, сайлаган һөнәренә озак еллар тугры булган Тәлгат Галиәхмәтович Фазлыев координацияли. Ул бер бүлекчәдә алыштыргысыз хезмәт итүче ТР буенча ЭЭМ системасындагы җитәкчеләрнең берсе. Полициягә күчү белән бәйле аттестация чорында инспекция сизелерлек кыскартылу кичерде: 14 хезмәткәрдән 9 га кадәр. Моның белән нагрузка күләме кимемәде. Шуңа да карамастан, юл сакчылары, шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, үз бурычларын намуслы һәм сыйфатлы башкаралар.
Бүлекчәнең өлкән хезмәткәрләре Расыйм Мифтахов, Рәмис Бакиров, Рафаэль Гыйльфанов, Сергей Сырышев, Игорь Парамонов, шулай ук яшь буын Антон Ермаков, Айрат Гасыймов, Илгиз Зәйниев составындагы ЮХИДИ коллективы бердәм, тату. Аның эш нәтиҗәләре - безнең район юлларындагы тыныч хәл, аварияләрнең, үлемнәрнең һәм җәрәхәтләнүләрнең түбән күрсәткече. Теркәү бүлеге паспортисткасы Галия Вәлишина, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалаучы Дмитрий Мещеряков һәм Флера Гыймаева ЮХИДИ бүлекчәсе эшенә үз өлешләрен кертәләр.
Службаның эшен Россиядә яшәүчеләр дә билгеләде. Алар Россия каналының "Главная дорога" телетапшыруы аша салкын көнне транспорт средствосы сафтан чыккан шоферга ярдәм күрсәткән безнең инспекторларга рәхмәт белдерделәр. Нәкъ менә гражданнарның ышанычы бүлекчә эшчәнлегенә иң югары бүләк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Юл сакчылары