Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Юлчының ниндие булмас

22-28 сентябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән тугыз җинаятьнең бишесе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан законсыз алкоголь продукциясе сатуга, террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Профилактика", "Превентив", "Уңыш-2014" операцияләре үткәрелде, гражданнардан 113 гариза алынды. Көймә, куртка һәм башкалар Чит кеше малы хисабына баерга теләүчеләр кыек яткан һәр нәрсәне...

22-28 сентябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән тугыз җинаятьнең бишесе тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан законсыз алкоголь продукциясе сатуга, террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Профилактика", "Превентив", "Уңыш-2014" операцияләре үткәрелде, гражданнардан 113 гариза алынды.
Көймә, куртка һәм башкалар
Чит кеше малы хисабына баерга теләүчеләр кыек яткан һәр нәрсәне чәлдерергә генә тора. Узган атнада билгесез шәхесләр төзелә торган йорттан көймә, мәгариф учреждениесе территориясеннән 8500 сумлык милек, гомумтуклану урыныннан менделеевлының күн курткасын урлыйлар.
Юлчының ниндие булмас
Күрше шәһәрдән Менделеевскига кайтканда юлчылар утырткан автохуҗа сәяхәтнең аяныч тәмамланасын күз алдына да китермәгәндер.
Зыян күрүче сүзләреннән, таныш булмаган ике ир Әгерҗегә кайтуларын белдерәләр һәм Менделеевскига керү юлында машинадан төшеп калалар. Транспорт хуҗасы арткы утыргычтан документлары - ПТС, теркәү талоны, иминият таныклыгы һәм 500 сумлык акча янчыгы югалуын соңыннан гына абайлый.
Сатучы, кагыйдә бозма!
Шәһәр кибетләренең берсендә эшләүченең балигъ булмаган балага алкоголь продукциясе сатуы ачыкланды.
Агач борыс белән
Район авылларының берсендә бергәләп спиртлы эчемлекләр куллану барышында гражданин С. апасының өйдәшенең башына берничә тапкыр агач борыс белән суга.
Күкрәк читлеге җәрәхәте белән больницага мөрәҗәгать иткән үсмер сыйныфташыннан зыян күрә.
Атна дәвамында административ хокук бозулар өчен 31 беркетмә төзелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 200 очрагы теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Криминальная хроника