Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Юлларда талау

Күптән түгел район суды машина урлаучыларга хөкем карары чыгарды. Җинаятьчеләр тимер рәшәткә артында өч ел ярым гомерләрен үткәрәчәк. Можгадан килгән "аучылар", култык астына пычак һәм таш яшереп ,начар ният белән таксига утыралар. Көзге иртәдә Менделеевскида булган ике дус билгеләнгән урынга бару өчен такси ялларга карар кыла. Әмма соңрак планнары үзгәрә...

Күптән түгел район суды машина урлаучыларга хөкем карары чыгарды. Җинаятьчеләр тимер рәшәткә артында өч ел ярым гомерләрен үткәрәчәк.
Можгадан килгән "аучылар", култык астына пычак һәм таш яшереп ,начар ният белән таксига утыралар. Көзге иртәдә Менделеевскида булган ике дус билгеләнгән урынга бару өчен такси ялларга карар кыла. Әмма соңрак планнары үзгәрә - алар таксистка һөҗүм итеп, машинасын алып китәргә ниятлиләр. Варали авылы ягына таба Монаштан чыгу юлында урыннарын алмашып утыру өчен шофёрга туктарга кушалар, янәсе сату турындагы тәкъдим аларны кызыксындырган һәм алар машинаның торышын тикшереп караячаклар. Таксист салоннан чыгып икенче яктан якынлашуга И.Затямин, начар ниятен гамәлгә ашыру өчен, аның сыртын пычак белән телгәли. Әмма таксист бик нык каршы тора, моны күзәтеп торган Д.Валисьев әзерләнгән таш белән машина йөртүченең башын төя башлый. Тормышы өчен куркуга калган зыян күрүче бу хәл булган урынны калдырып китә. Кыңгыр эшне ниятләгәннәр машинаны кабызырга омтылалар, ләкин булдыра алмыйлар. Шуннан соң таксист төшереп калдырган мобиль телефонны эләктереп, урманга таба юл тоталар. Канга баткан зыян күрүчене монашлылар фельдшерга алып килә. Чакырылган "ашыгыч ярдәм" машинасы аны больницага илтә.
14 сәгатьләр тирәсендә полиция бүлегенә Монаш авылыннан ерак түгел такси йөртүчегә һөҗүм итү турында хәбәр алына. Чакыру буенча килгән бүлек хезмәткәрләре шаһитлардан машинаның басуда калуын беләләр. Участковый Кокшан авылына, оператив хезмәткәрләр Грах районы ягына юл тоталар. Полицейский курыккан яшүсмерләрне фельдшер өендә табып ала. Медик берсенең кулындагы ярасын бәйли, үсмер аны таксист кулындагы пычагын тартып алырга омтылганда яралый. Егетләр гаепләрен таныйлар, имеш, машинада йөрергә теләгәннәр. Тоткарланучыларның Можга районының Зур Уча коррекция мәктәп-интернатның тугызынчы сыйныф укучылары булуы ачыклана. Затяминның әтисе һәм әнисе хокукларыннан мәхрүм ителгән. Валисьевның әтисе юк, әнисе хокугыннан мәхрүм ителгән, күптән түгел үлгән. Яшүсмерләр берничә мәртәбә мәктәптән качканнар, сукбайлыкта йөргәннәр. Затямин урлашкан өчен хөкем ителгән. Балигъ булмаганнарның опека һәм попечительлек органыннан законлы вәкиле аларның яшен һәм ятим булуларын исәпкә алуны үтенде.
Кыңгыр эш кылучыларның гамәлләре РФ Җинаятьләр Кодексының 160 нчы маддәсе 4 нче өлешендә каралган (көч кулланып төркем белән машинаны куып алып китү) җинаять буларак билгеләнә. Җәза төрен һәм күләмен билгеләгәндә аларның үзләре килүе, гаепләрен тулаем тануы, ихлас күңелдән үкенүләрен, җинаятьне тикшерүдә һәм ачуда актив йогынты күрсәтүләре, балигъ булмаулары исәпкә алынды. Суд гаеплеләрне холык төзәтү колониясендә 3,5 ел җәза үтәү белән ирекләреннән мәхрүм итте.
Фигурантларның фамилияләре үзгәртелде.

Лидия Коровина, федераль судья
Роза Шәрәфиева, үз хәбәрчебез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары суд залыннан